Ташкичү авылы халкы белән челтәрен дә үрәләр, окоп шәмнәре дә ясыйлар, егетләргә җылы кием-салымнар да туплыйлар, мохтаҗларга киемнәр дә җыялар. Тәгәрмәчендә әйләнгән тиен кебек, алар гел хәрәкәттә.
Арча районында яшәүче Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмова кеше язмышына битараф булмаган ханымнар. Республиканың төрле җирлекләрендә яшәүче волонтерлар белән даими аралашып торалар. Аларны бер нәрсә бәйли – ничек тә егетләргә ярдәм итәргә. Яшел Үзән районында яшәүче актив волонтер Гөлнур Шәрәфетдинова белән алар интернет челтәре аша таныша. Аралаша торгач, аның да үзләре кебек җыр-моң сөюче кеше һәм кеше язмышын йөрәге аша уздыруын аңлыйлар. Бер сөйләшү барышында яу кырындагы егетләр янына барасылары килүләре хакында әйтәләр. Гөлнур ханым «Ценим жизнь» хәйрия фонды җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин белән таныштыра. Кыю ике ханым егетләр белән бергә Украина җирләренә чыгып китә. Авыл халкы әзерләгән әйберләрне егетләрнең кулларына тапшырып кайталар.
– Аларның уенда егетләргә ничек тә булса ярдәм итү. Чөнки андагы хәлләрне алар үз күзләре белән күреп кайттылар, – ди Гөлнур ханым.
Аларның шулай янып йөрүләрен күреп, Гөлнур үзе яши торган Яшел Үзән районына концерт белән чакыра. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу идеяны хуплап, авыл халыкны әлеге чарага чакыралар. Шулай итеп Арча-Яшел Үзән районнары арасында дуслык күпере салынып, бергәләп егетләргә ярдәм итәләр. Карауҗа белән Олы Яке авылларында концерттан кергән акчаларга медицина кирәк-яраклары алына. Шуннан соң район халкының күңеле куба, башка авыллар да бу чараны үткәрергә әзер булуларын җиткерәләр. Кайбер авыллар концерт номерлары белән чыгыш ясарга әзер булуларын белдерә. “Салкыннарда, яңгырда, карда үзләрен аямыйча безне саклаучы егетләргә үзебезнең дә өлешебезне кертәсебез килде. Алар да адәм балалары, газизләре. Башка районнар да бездән үрнәк алып, бер булып, егетләребезгә аз булса да ярдәм кулы сузса иде”, – ди Гөлнур Шәрәфетдинова.
Концерт беткәннән соң да халык таралашмыйча егетләр янында булган ханымнар сөйләгәннәрне исләре китеп тыңлап тора. Халыкның зал тутырып актив килүе, ярдәм итүләрен күргәч, волонтер ханымнар да шулкадәр сөенәләр. Егетләребезгә кирәкле медицина әйберләре алып барырга мөмкинлек туды, диләр.
https://shahrikazan.ru