tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яу кырындагы хәрби егет белән әңгәмә: «Гүя тормыш минем өчен көрәшкә тиң»
Яу кырындагы хәрби егет белән әңгәмә: «Гүя тормыш минем өчен көрәшкә тиң»

Яу кырындагы хәрби егет белән әңгәмә: «Гүя тормыш минем өчен көрәшкә тиң»

Аслан Сафинның социаль челтәрдәге «Доброволец» дип аталган сәхифәсенә очраклы рәвештә тап булдым.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен, аннан соң яра алып дәвалануын күзәтеп тордым. Инде менә соңгы яңалык. Аслан янәдән яу кырына кайткан. Гәрчә, авыр тән җәрәхәтләре алуына карамастан. Ул бик ачык, аралашучан егет булып чыкты. Хәрби зонадагы кушаматы – «Каба». “Синең турында газетага язарга телим”, – дигәнемә дә каршы килмәде.

– Тумышым белән Кабардин Балкария республикасы Нальчик шәһәреннән, 5 яшемнән бирле балалар йортында тәрбияләндем. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Уфада Башкорт аграр университетында җылылык энергетигы һөнәрен үзләштерә башладым. Ләкин аны тәмамламадым, дүртенче курста читтән торып уку бүлегенә күчтем дә «Роснефть» заводына эшкә кердем. Спорт буенча да гел алда булдым, бик күп медальләрем бар. Кече яшьтән үк нык сыналган, авыр тормыш шартларында яшәргә күнеккән гап-гади егет мин. Кайчак, үземне таш астыннан калкып чыккан үсенте белән дә тиңлим. Әлбәттә, бу фантазия генә, әмма нәкъ менә минем тормышымны тасвирлый. Минем әле тагын Әскәр исемле энем бар, яшермим, аралашуыбыз юк дәрәҗәсендә. Ул да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Тумышым белән христиан динендә булсам да, үсә төшкәч мөселман диненә күчтем.

– Аслан, бәлкем, дөрес сорау да түгелдер. Ә яу кырына китүең ничек булды?
– 2022 елда махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, алгы сызыкка китәргә теләгем бар иде. Ләкин гаилә мәсьәләләре аркасында Уфада калдым, әмма беразга гына. 2024 елда инде Чечнядән «Ахмат» үз теләге белән китүчеләр бүлекчәсе аша контракт төзедем. Алты айга сузылды ул, шул дәвердә ике тапкыр яраландым. Тәнемдә күп санлы мина ярчыклары. Гомумән алганда, дүрт яралану алдым, берсе – җиңелчә. Тагын берсе – уртача, икесе – авыр.
Контракт вакыты тәмамлангач, тернәкләнергә дә кирәк иде, өйгә кайттым. Ләкин үземне таба алмадым. Кире контракт төзедем, ай ярым вакыт үткәннән соң өченче тапкыр авыр яраландым. Уң аягымның тез капкачы чәрдәкләнгән иде. Җиде айга якын йөри алмадым, төрле табибларга йөри торгач, тернәкләндем үзе. Яңадан яу кырына кайтырга булдым. Бу юлы инде контрактым махсус хәрби операция тәмамланганчы сузылачак.

– Шундый авыр яраланудан соң да кире ут эченә керү психологик яктан читен, әмма тыныч тормышта тик кенә утыра алмагансың. Шаккатам…
– Яу кырында минем белән бергә балалар йортында тәрбияләнгән күпме егет ятып калды, кайсылары һаман да монда хезмәт итә. Үземне белә башлаганнан бирле мин гаделлек, кояш астында үз урынымны табар өчен көрәшәм. Гүя тормыш минем өчен көрәшкә тиң. Әлбәттә, бер-ике кеше генә бу җәмгыятьне үзгәртә алмый. Ә чын ир-атның асылы – илеңне, туган җиреңне саклау, яклау. Ике тапкыр контракт буенча хезмәт итүем дәверендә мин штурм төркеменең командиры идем. Башкортстаннан килеп монда (яу кырында – ред.иск.) хезмәт итүче егетләрдән төзелгән штурм төркеме бар. Шөкер, аларның барысы да исән-саулар. Бәйрәмнәр саен очрашырга тырышабыз. Бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп торабыз.

– Белүемчә, син хәзер махсус билгеләнештәге (спецназ) төркем белән җитәкчелек итәсең. 
– Әле армиядә хезмәт иткән вакытта ук командирым: ”Әйдә контракт буенча хезмәт итәргә кал. Синдә рухи ныклык, ихтыяр көче бар”, – дип үгетләгән иде. Әмма яшьлек белән калмаганмын, ә хәзер үземне таптым.
Орден, медальләр артыннан куганым да, алар хакында уйлаганым да юк. Әмма Аллаһыма мең шөкер. Хезмәтемне тиешенчә бәяли беләләр. «Ахмат» командиры Апти Алаудинов, үзем госпитальдә дәваланган вакытта, «Батырлык» медале белән бүләкләде.
Каһарман түгел без, ә менә чын каһарман дип яу кырында башларын салган егетләрне атар идем.

– Синең өчен иң авыры?
– Иң кыены – егетләрне югалту. Иң авырткан ярам ул минем. Дусларымның үлеме турында якыннарына шалтыратып хәбәр иткән вакытта йөрәгем меңгә бүленә. Аллаһы Тәгаләдән сабырлыклар сорыйм, ничек кенә авыр булмасын, яу кырында да намаз укырга тырышам. Ислам динендә булуым кыенлыкларны җиңәргә булышадыр. Аллаһы Тәгалә дә: «Кешене курку, ачлык, фәкыйрьлек, үлем һәм уңышсызлык белән сынарбыз», – дигән бит.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*