Ишеевка мәчетендә хатын-кызларны Ислам дине традицияләре буенча яулык бәйләргә өйрәттеләр.
Ишеевка бистәсенең “Ислам нуры” мәчетендә “Хәзерге заман татар милли костюмы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узды. Ул Хиҗап көненә багышланган иде.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Ульяновск мөфтиятенең Көнбатыш мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Гыйззәтуллов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Туган тел” оешмасы рәисе Сания Хисаметдинова, “Бәхет” танышу клубы җитәкчесе Алсу Низаметдинова катнашты. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина традицион саналган татар-мөселман киемнәренең тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннары хатын-кызларга яулык бәйләү традицияләре һәм тәртибе турында мастер-класс күрсәттеләр.
“Ислам мәдәниятенең мөһим юнәлешен саклап калу һәм популярлаштыру, татар халкының бай рухи мирасын өйрәнү өчен бик тә кирәкле чара бу”,- диде “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтуллов.
“Хиҗап көненә багышланган чара Иске Кулаткы район үзәгенең “Гани” мәчетендә дә үткәрелде. Анда катнашучы мөслимәләр динебез нигезләре, рухи элемтәләрне ныгыту кирәклеге турында уртага салып сөйләштеләр. Мөселман хатын-кызының киеме – ул иманы ныклыгы, тыйнаклыгы һәм Аллаһы Тәгаләгә буйсыну билгесе”,- дип хәбәр иттеләр региональ диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: emet73.ru