tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язгы моңнар” фестивале гөрләде
“Язгы моңнар” фестивале гөрләде

“Язгы моңнар” фестивале гөрләде

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә өченче региональ татар халык иҗаты фестивале “Язгы моңнар” үтте. Фестиваль кунакларын, катнашучыларны шәһәр мәдәният һәм туризм комитетры рәисе Елена Чегодаева сәламләде. Чараны оештыручы себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, урынбасары Илтус Уразмәмәтов катнашучыларны сәламләп уңышлы чыгышлар теләделәр. 100 артык катнашучыларның берсеннән берсе үзенчәлекле чыгышлары тамашачыларның алкышларына лаек булды. Фестивальдә Төмән өлкәсе районнарыннан, Тубылдан, Лангепастан, Сургуттан катнашучылар кабатланмас талантларын күрсәттеләр. Төрле яшьтәге моңлы тавышлы җырчылар җырладылар, биючеләр биеделәр, нәфис сүз осталары шигырь сөйләделәр. Фестиваль тамашачылары һәр чыгышны югары бәяләп, көчле алкышлар белән озаттылар. Бию ансамбльләрнең чыгышларын тамашачылар сокланып карады. Жюри әгъзалары берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле чыгышларга бәя бирде.

Бу проектның авторы Илтус Уразмәмәтов үзенең фикерләре белән уртаклашты:”Мин татар мәдәниятен, татар җырларын популярлаштырасым килгәнгә “Язгы моңнар” фестивален оештырдым. Быел Казаннан килгән дәрәҗәле жюри рәисе Казан дәүләт мәдәнят һәм сәнгать университетының ялгыз җырлау кафедрасы доценты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлмира Бабаева, Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты Резеда Муллагалиева, Тубыл шәһәренең күппрофильле техникумы укытучысы Марианна Суменкова, Тубыл шәһәренең танылган спортчы, тренер, шагыйрь, музыка коралларныда оста уйнаучы Әлмөхәммәт Хәбибуллин булдылар..

Жюри әгъзалары бәйгедә күп яшьләр катнашканын билгеләп үттеләр. Быелгы фестивальдә күңелләренә татар моңы, милли мәдәни иҗат кергән яшь катнашучыларның күп булганы, лаеклы чыгышлары сөендерде. Аларның чыгышлары, биючеләрнең милли костюмнары да узган елдан аерылып торды. Күз явын алырлык матур милли костюмнарда чыгыш ясаучылар күп булды. Мондый фестивальләрне күреп, тамаша кылып, алкышлап каршы алган якташларыбыз мәдәниятебез, милли костюмнарыбыз белән сокланып утырдылар. Милли традцияләребезне саклаучы дусларыбызны, катнашучыларыбызны без җылы каршы алырга тырыштык, аларны кайнар ашлар белән сыйладык. Фестивальдә  җиңү яулаучыларның саны да быел күп булды. Беренче, икенче, өченче урыннар икешәр, өчәр булды. 127 заявка килгәнне белеп күңелем шатланды. Лангепас шәһәреннән килгән талантлы баянчы Сирень Хәбибуллин Гран-при бүләгенә һәм Дипломына лаеклы булды. Һәр катнашучыга, ярдәм итүчеләргә рәхмәтләремне юллыйм. Киләчәктә дә шаулатып-гөрләтеп мондый иҗат фестивальләрен үткәрергә язсын”,-диде.

Фестивальне оештыручы себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских:”Һәр чыгышны игътибар белән карап, бәйге ахырында тәкъдимнәрен әйткән жюри әгъзаларына һәм катнашучыларга рәхмәтлемен. Бию ансамбльләрнең, җырчыларның башкару осталыкларын, сәхнә костюмнарын билгеләп иң уңышлы чыгышлар билгеләннде. Фестиваль уңышлы, оешкан рәвештә узды. Чараны оештыруда, үткәрүдә ярдәм иткән себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Айгөл Моратовага, алып баручы Айгөл Курбановага һәм барлык хезмәткәрләренә рәхмәтләремне белдерәм”,-диде.

Җиңүчеләрне котлап яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз. “Язгы моңнар”ның иҗади юлы озын булсын.

                                              Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*