Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллыгына багышлап “Язлар моңы – 2016” бәйгесен башлап җибәрде.
Бу конкурста катнашырга теләүчеләр 18 мартка кадәр анкета тутырып җибәрергә тиеш. Катнашу өч номинация буенча мөмкин: «Уйнагыз гармуннар» – музыка коралларында башкару, яшь ягыннан берничек тә чикләнмәгән, «Татар жыры» – вокал, биредә ике яшь категориясе (18-35 һәм 35 тән өстә), “Татарча бию” фольклор яки халык биюе, бу номинациядә дә яшь ягыннан чикләнмәгән.
Гала-концерт 26 мартта Тольятти шәһәрендә узачак.
Тулырак мәгълүмат: