Рәссам, сынчы, монументалист Әхсән Фәтхетдинов рәсем дөньясында үз юлын, үз стилен тапкан оста. Фольклор һәм мифологиягә нигезләнеп иҗат итүе, шигърияткә мәхәббәте, яшәешкә карата тирән мөстәкыйль фикергә ия булуы аны кабатланмас сәнгатькәр итеп танытты. Аның иҗатын башкаларныкы белән бутый алмыйсың. Бу бик бәхетле иҗатчылар өлешенә генә тигән мәртәбә.
ФӘЛСӘФӘЧЕ РӘССАМ
Әхсән Фәтхетдиновны милли тамырлар, татар рухы һәрвакыт дулкынландырып, үзенә ымсындырып торган, күрәсең. Түбән Тагил пединститутын тәмамлаганнан соң шунда ук рәсем сәнгате кафедрасында укытучы булып эшләгән 30 яшьлек рәссам Татарстанга кайтып төпләнә һәм Түбән Кама каласында яшәп иҗат итә башлый, фольклор материалларына нигезләнгән әсәрләрен халыкка таныта. Сәнгатьнең бу өлкәсе зур талант, уңганлык, сабырлык һәм үзенчәлекле фикерләү таләп итә, шуңа күрә Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты башкаларныкыннан үзгә. Аны без «фәлсәфәче рәссам» дибез.
«Рәссам булу сезгә кайдан килгән, дип сорыйлар кайчак. Миңа тормыш бүләк иткән әти белән әнидән, дип җавап бирәм. Эш сөюем, тырышлыгым – бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгъмурәдән, ә рәсем ясау сәләте – урманчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка бик күп һөнәрләргә ия әтием Сарыймнан», – дип яза Әхсән Фәтхетдинов автобиографиясендә.
«Рәсем ясаучы», «Ияләр иясе», «Җеннәр ясаучы рәссам» – бу исемнәрне Түбән Кама халкы Әхсән Фәтхетдиновка яратып, үз итеп таккан. «Ап-ак чәчләре һәрдаим халык арасыннан күренеп-күренеп китә иде. Чалбарына кыстырылмаган ак күлмәге милләтебезнең аклыгын билгели торган төс. Шул ак төсләр аркылы ул чиста күңел көрлеге белән иҗат итте», – ди аның хакында шәһәрдәшләре. 2016 елда Түбән Камада Әхсән Фәтхетдиновның музей‑йорты оештырылды. Биредә аның иҗаты, фәлсәфәсе белән якыннан танышырга мөмкин.
Рәссамның беренче эшләре – шәһәр һәм авыл пейзажлары, төрле натюрмортлар, портретлар. Ул теге йә бу темага багышланган серияләр иҗат итә. Шундыйларның беренчесе – «Шүрәле» циклы – 50дән артык агач сынны үз эченә ала. Аның икенче сериясе 10 картинадан гыйбарәт. Алар «Тукай шигырьләре», «Халык шагыйре», «Тукай кабере» һ.б. дип исемләнгән. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигырьләренә таянып иҗат ителгән «Татар зираты» рельефлы сыннар төркеме татар халкының кире кайтмас югалтулары һәм газаплары өчен тирән борчылу хисләре белән сугарылган.
БИОГРАФИК БЕЛЕШМӘ
Әхсән Фәтхетдинов 1939 елда Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш авылында туган. Урта белемне рәссам ике педагогика училищесында ала: беренче өч курсны Самара өлкәсенең Камышлы училищесында укый, дүртенче курсны Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә төгәлли. Бер ел укытучы булып эшли. Чиләбе өлкәсенең Снежинск каласында армия хезмәтендә була.
1961 елны Әхсән Фәтхетдинов Түбән Тагил пединститутының нәфис графика факультетына укырга керә, аны 1966 елда тәмамлый. Рәсем сәнгате кафедрасы ассистенты итеп калдырыла, өч ел композиция һәм рәсем сәнгате укыта.
Рәссам 30 яшендә Татарстанга кайтып төпләнә һәм Түбән Кама каласында яшәп иҗат итә. Әхсән Фәтхетдинов – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм ТРның халык рәссамы.
ИЯЛӘР ИЯСЕ
Әхсән Фәтхетдинов иҗат иткән «Ияләр» циклы аеруча зур абруй казанды. 50 әсәрдән гыйбарәт әлеге шәлкем лаеклы бәясен дә ала – аның өчен ул Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды.
«Татар фольклоры буенча, безнең тирәдәге һәммә нәрсәнең иясе, сакчысы, хуҗасы бар. Ияләр ташларны ватылмасын, суларны пычранмасын, тауларны җимерелмәсен өчен саклыйлар. Мәҗүсилек дип йөртелгән чорда кешеләр агачларга, ташларга, күлләргә табынганнар, димәк, алар табигатьне саклаганнар. Ияләр үлемсез… Алар кешелекне бертуктаусыз озатып баралар, кабат‑кабат әхлакка чакыралар», – ди һәр нәрсәнең асылын тоярга омтылган сизгер рәссам.
Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре:
– Әхсән югары кимәлдәге талант иясе иде. Ул дәрәҗәле мөнбәренә авыр һәм газаплы юл үтеп, танылу-танылмау баскычлары аша күтәрелгән шәхес. 1980 нче елларда башланган дуслыгыбыз, аның гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Әхсәннең Казанда оештырылган беренче күргәзмәсендә танышкан идек. Ул әдәбият һәм поэзия яратты. Мин аңа шигырьләр җыентыгымны бүләк иткән идем. И сөенгән инде ул аңа! Шуннан ул мине якын итә башлады. «Зират. Кабер ташлары» идеясе шуннан туды булса кирәк. Ул 60–70 агачка шигырьләремне чокып мәңгеләштерде. Әхсән белән безне иҗади намус бәйләгәндер: минем поэзия дә, аның эшләре дә намуска нигезләнгән. Сафлык һәм ихласлык хас иде аңа.
Рауза Солтанова, сәнгать белгече:
– Әхсән Фәтхетдинов иҗаты – хәзерге татар сәнгатенең иң якты феноменнарыннан берсе, ул халык аңына үтеп кергән мифологиянең катлаулы дөньясын сәнгатьчә аңлау буларак үстерелә. Ул монументаль-декоратив сәнгатькә дә, скульптурага да, станок рәсеменең төрле жанрларына да зур өлеш кертте. Бу сәләхиятнең чыганагы, барыннан да элек, татар рәссамының авылы ядкәрләре белән аерылгысыз бәйләнештә булуында, алар бөтен татар мәдәниятендә рухиятнең тотрыклы нигезе булып тора. Кабинетымда Әхсән Фәтхетдиновның миңа бүләк иткән эшләренең берсе эленеп тора. Ул аны миңа 2010 елда «Галәм диннәре әхрамы» галереясендә шәхси күргәзмәсен оештырган вакытта бүләк иткән иде. Бу композиция агачтан эшләнгән, анда Равил Фәйзуллинның «Бу дөньяда гомер түгел, кабатланмый төшләр дә» дигән сүзләре язылган. Ул миңа әлеге үзенчәлекле рәссам турында гел искә төшереп тора һәм беркайчан да ялкауланырга ирек бирми.
Рөстәм Галиев, Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры җитәкчесе:
– Табигый, чиста күңелле кеше иде ул. Халкын да, илен дә бәхетле итәргә теләде, төссез, телсез, шаулы дөньядан игелек, әхлак, хаклык, матурлык таләп итте. Остаханәсендә Әхсән абый халык җырларын көйли‑көйли эшләде. Әйе, халык җырларына мөнәсәбәте үзгә булды. Алар турында сөйләргә тотынса, бик озак, фәлсәфи якларына басым ясап, ялкынлы эчке кичерешләрен тезеп китә.
Әхсән абый – бик уңган кеше. Ул тәүлекнең 24 сәгатен эшләп уздыра. Төп хезмәт урыны – бакчасы, ә остаханәсенә кирәк булган өчен генә, сирәк йөри. «Ияләрем бакчада «туды», – дия иде.
Төрле чакларын күрергә туры килде: усал, кәмит, йомшак, баладай самими. Берәр җитди эшкә тотынса, үз эченә бикләнә, «телсез» булып кала.
Гомеренең азагында иҗат иткән җансыз баганаларга җан кертеп, дөньядан китеп барды ул. Циклның фәлсәфәсе шул: дөньядагы барлык баганаларның да үз язмышы бар. Ә Әхсән баганасы – биек, чиксез, очы‑кырые күренмәгән шәфәкъ.
Бу дөньядан бакыйлыкка күчергәндә, аны гүргә үзем иңдердем. Һәм соңгы баганасын үз кулым белән утыртып калдырдым, Әхсән абыйга дога кылдым.
Мөршидә Кыямова