tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Язмышлардан узмыш бар” һәм “Әдәби тукталыш” бер сәхнәдә
“Язмышлардан узмыш бар” һәм “Әдәби тукталыш” бер сәхнәдә

“Язмышлардан узмыш бар” һәм “Әдәби тукталыш” бер сәхнәдә

З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының фирма кибетендә “Язмышлардан узмыш бар” дип исемләнгән иҗади бәйгенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара җирле “Диләфрүз” гәҗите һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге белән берлектә оештырылды.

Җиңүчеләрне бүләкләргә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире, шагыйрь Булат Ибраһимов килгән иде.
Чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинның сәламләве белән башланып китте.

Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урын -Ләйсирә Фазлый ( “Яктыга чыгасым килә”) /Казан/;
2 урын -Резеда Шакирова (”Беркемгә дә ятимлек ачысын татырга язмасын”) / Уфа/;
3 урын -Светлана Хәкимова ( “Бала – бәгырь ите”) /Бүздәк/.

Алга таба Булат Ибраһим Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән сәламнәр җиткереп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Татар телле иҗади бәйгеләр оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт хәер-хаһлы булуын искәртеп узды.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач очрашу “Әдәби тукталыш”ның чираттагы шигырь кичәсе белән дәвам итте. “Диләфрүз” гәҗитенең баш мөхәррире Эльмира Ибраһимова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, атап әйткәндә Гөлшат Сафина белән берлектә оештырылган шигырь бәйрәмендә Булат Ибраһим (Казан) һәм Руслан Сөләйманов (Уфа) сәхнә тоттылар. Алып баручылар да, утырып сөйләүчеләр дә үзләре булдылар.

Чиратлап шигырь укыган, ялкынланып яттан сөйләгән шагыйрьләргә фортепиано һәм скрипка моңнары кушылды. Фортепиано партиясен – Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина, скрипка партиясен Айгөл Гайнуллина башкарды.

Фотолар авторы: Ильдар Еникеев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*