tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язмыштан узмыш юк
Язмыштан узмыш юк

Язмыштан узмыш юк

Әлеге язмам саф күңелле, олы йөрәкле, тырыш һәм игелекле авылдашым Гөлҗиһан Ризатдин кызы Ягудина турында.

1956 елның ноябрендә Павловка районы Татар Шмалагы авылында көн күргән тату, булдыклы Ризатдин абый белән Таһирә апа Кузахметовлар гаиләсендә көтеп алган кыз бала дөньяга аваз сала. Бу иманлы гаиләдә алты бала үсеп, белем алып, һәрберсе тормышта үз юлын таба.

Гөлҗиһан мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәрендә укуын дәвам итә. Бухгалтер һөнәрен үзләштерә ул. Кулына яңа гына диплом алган кыз электр приборлары заводына эшкә урнаша. Зур Чирекле авылы егете Гаяз Әбүбәкәр улы Ягудин әти-әнисеннән төпле тәрбия алып үскән зифа буйлы, чибәр кызга беренче күрүдә үк гашыйк була. Мәхәббәт утында янган егет белән кыз дуслашып китәләр.

1978 елда 22 яшьлек Гөлҗиһан авылыбызның ишле гаиләсенә килен булып төшә. Ике яшь йөрәк никахлашып, гаилә корып җибәрәләр. Тырыш гаиләдә тәрбияләнгән кыз бер генә эштән дә, бернинди авырлыктан да курыкмый. Бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яшәгән гаиләдә бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – уллары Айсә, кызлары Галия белән Айсылу дөньяга килә.

Язмышыңа язылганны алдан белеп булмый шул. Туганда ук маңгайга язып куелган язмыштан узмыш юк, диләр. Тормыш юлында авылдашыбызга кайгы-хәсрәт, зур югалтулар кичерергә туры килә. Иңне-иңгә куеп, бәхетле тормыш алып барганда балаларының әтисе – тормыш иптәше Гаяз Әбүбәкәр улы якты дөньяны калдырып китә. Кырык дүрт яшьлек Гөлҗиһан пар канатсыз кала. Үлгән артыннан барып булмый бит инде, тормыш дәвам итә…

Төрле эшләрдә хезмәт итеп, балаларына җил-яңгыр тидермичә, кадерләп үстереп, укытып чыгарып, олы тормыш юлында үз урыннарын табарга ярдәм итә. Улын өйләндерә, кызларын кияүгә бирә. Балалары үз гаиләләре белән яши башлыйлар. Әниләренә балдан татлы оныклар бүләк итәләр. Балалары үзе кебек уңган, тырыш, тәртипле, игелекле булулары белән аерылып торалар. Матур тормыш корып, әниләрен хөрмәтләп яшиләр. Татар халкының милли һәм дини йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Корбаннар чалып, Рамазан аенда ифтарлар уздырып, Мәүлид ашлары укытып гомер кичерәләр.

Авылдашым Гөлҗиһан утыз ел буе каенанасын ихтирам итеп яши, аңа кадер- хөрмәт күрсәтеп, матур итеп соңгы юлга озата.

Бу гаиләгә фаҗигале хәлләр, кайгы-хәсрәтләр килеп тора. Көтмәгәндә юл һәлакәтенә эләгеп кызы Галия белән кияве Кәрим якты дөньяны ташлап китәләр. Гөлҗиһан бу ачы кайгыдан арынырга да өлгерми, бер ел эчендә өч якын кешесен – әтисен, әнисен һәм апасын бакыйлыкка озата.

“Авыр вакытта кайгыны җиңәргә бала чакта әниемнән, әбиемнән өйрәнгән догалар булышты, бала-оныкларым көч бирде”,- ди Гөлҗиһан.

Якыннарын югалтса да, сынмый һәм сыгылып төшми ул. Бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, үз эшен башлап җибәрә, халык белән күбрәк аралаша башлый. Мөселман киемнәре һәм дини китаплар кибете ачып, дин кардәшләребезгә кирәкле әйберләр, никах мәҗлесенә, бәйрәмнәрдә һәм көн дә кияргә күлмәкләр, яулыклар, баш киемнәре, ир-атлар өчен матур түбәтәйләр, кәфенлекләр, намазлыклар, Коръән китаплары, дини календарьлар сатуны җайга сала. Күрше төбәкләрдәге татар авылларында яшәүче мөселман кардәшләребезнең дә заказларын үти. Авыр тормыш хәленә юлыккан кешеләргә товарны бурычка биреп тора. Картларга, ятимнәргә, СВОда катнашучыларга ярдәм кулы суза. Яңа гына басылып чыккан Коръән китаплары, мөселман календарьлары һәрбер өйнең китап киштәсендә урын ала. Шушы игелекле гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә аңа әҗер-саваплар насыйп итсен.

Ул туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, гореф-гадәтләребене олылап, дини мәҗлесләрне зурлап уздыра. Сәдака итеп дини китаплар өләшә.

Гөлҗиһаныбыз ял көннәрендә мәчеткә Усман хәзрәт Айсә улы үткәргән дәресләргә йөреп Коръәнне гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнә.

“Усман хәзрәткә зур рәхмәт инде. Безне – шәкертләрне гарәп графикасы нигезендә укырга, язарга өйрәтү, догалар уку серләренә төшендерү максатында вакытын да, көчен дә кызганмый. Тирән мәгънәле вәгазьләре белән төпле киңәшләрен биреп, Аллаһы кушканча яшәргә өнди, Ислам диненең асылын бөтен күңеле белән аңлата”,- ди Гөлҗиһан Ризатдин кызы.

Гөлҗиһан авылдашыбызга иң изге теләгенә, иң олы хыялына ирешергә насыйп була. Ул Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән изге җирләргә – 2023 елның январенда кече хаҗга, шул ук елның 15 июнендә олы хаҗга барып, Аллаһы Тәгалә каршында изге бурычын үтәп кайта. Хәзер ул кардәшләренең хәлен белешеп тора, мәрхүм әти-әнисе, әби-бабалары һәм туганнарының каберләрен зыярәт кыла, догалары белән аларның рухларын шатландыра.

Аллаһы Тәгалә хезмәт сөючән, дини һәм дөнья тормышын яратып яшәүче кешелекле, саф күңелле авылдашыбызга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, бала-оныкларының уңышларына шатланып, игелекле гамәлләр кылып гомер итәргә язсын.

Халимә РАМАЗАНОВА,

Зур Чирекле авылы.    

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*