tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Фәйзи Галиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан зур чара узды
Язучы Фәйзи Галиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан зур чара узды

Язучы Фәйзи Галиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан зур чара узды

21 майда Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбендә данлыклы “Искра” хуҗалыгын ярты гасырга якын җитәкләгән рәис, язучы Фәйзи Галиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан зур чара узды.

Әлеге вакыйгада Язучылар берлегеннән олпат әдипләребез Фоат Галимуллин,Ринат Мөхәммәдиев, драматург Рәдиф Сәгъди, шагыйрь Гөлүсә Батталова катнашты. Очрашуга Фәйзи аганың чордашлары, гаиләсе дә чакырулы иде.

Әдәби-музыкаль кичә буларак узган әлеге очрашу гомерен туган җиренә, аның халкына багышлаган фидакарь җан – Фәйзи Галиевның язмышына, хезмәтләренә бүгенге буынның хөрмәте һәм рәхмәте буларак кабул ителде.

Чыганак: yaz_tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*