Язучы Фоат Садриев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән чыгышын һәркем үзенә яшәү программасы итеп кабул итәргә тиеш дип саный:
– Без – нинди зур тарихи давыллардан исән калган куәтле халык. Бүгенге тыныч шартларда шушындый хәвефле хәл килеп чыгар дип мин башыма да китермәдем. Сугыштан соңгы мохтаҗлык, җитмәүчелек заманында да татар телендә укып, барлык биеклекләрне яулый алдык. Россиянең кайсы гына этабын алсак та, үзебезне тынычта да, сугышта да үзен аямыйча көрәшүче, хезмәт итүче булып күрсәттек. Бүгенге Татарстан Россиядә чын мәгънәсендә икътисад һәм башка өлкәләрдә югары абруй казанды. Ни өчен соң безнең милләт кысылырга тиеш? Рөстәм Нургалиевичның чыгышында менә шушы без җан аткан фикерләр тыныч, төптән уйланган логик формада әйтеп бирелгән. Бу – киләчәккә яшәү программасы. Аның төп идеясе безнең уртак теләккә туры килә. Ул – милләтләрне саклау, иҗтимагый, мәдәни прогресска йөз тоту. Һәм бу идея һәркем ышандырырлык итеп дәлилләнгән. Димәк, программа әзер. Миңа аның “Россия халыкларына ясин чыгарга әзер торучылар аз түгел” дигән фразасы бик ошады. Бу – Россия сәясәтенең бөтен асылын ачып бирә. Бөтендөнья татар конгрессы менә бу чыгышны эш программасы итеп алырга тиеш. Хакимият тә, оешмалар да, һәм һәрбер кеше бу чыгышны үз көндәлек эш-гамәлләренә программа итеп кабул итәргә тиеш. Безнең Татар иҗтимагый үзәге дә бар иде бит. Бу җәһәттән, нишләп аны көчәйтмәскә, әйбәт кадрлар белән ныгытмаска? Ул бит татар халкына зыянга эшләмәде, киресенчә, бик зур эшләр башкарды.