tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Габдулла Вафин «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» проектын булдырган
Язучы Габдулла Вафин «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» проектын булдырган

Язучы Габдулла Вафин «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» проектын булдырган

Актанышта яшәп иҗат итүче язучы Габдулла Вафин «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым» проектын булдырып, сәфәргә чыккан. Әлеге кызыклы сәяхәте турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Проектыбыз «Актаныштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым», – дип атала. Исеменнән аңлашылганча, без шушы араны бары татарча гына сөйләшеп үтәргә тырышачакбыз. Юлда очраган кешеләр белән татарча гына сөйләшеп Башкортстанны, Оренбург өлкәсен, казах далаларын үтәргә телибез», – дип аңлатты проектның авторы.

Проектта дүрт кеше катнаша. Җитәкчеләре – язучы, публицист Габдулла Вафин.

«Хәләл җефетем – Люция төркемнең идеологы һәм шеф-пешекчесе. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тугызынчы сыйныф укучысы – кызыбыз Чулпан фотограф, сәфәрләрне телеграм-каналда һәм социаль челтәрләрдә урнаштыручы. Дүртенче сыйныф укучысы – улыбыз Ильяс Татарстан байрагын йөртүче һәм саклаучы. Бүген без үзебез яшәгән Актаныштан кузгалып киттек. Сәфәргә чыгар алдыннан Актанышның беренче санлы урта мәктәбендә булдык, мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән аралаштык. Укучылар матур итеп туган телләрендә сөйләшә, моның өчен аларның ата-аналарына, укытучыларына һәм мәктәп директоры Альберт Мансуровка зур рәхмәт», – дип сөйләде Габдулла Вафин.

Гаилә проект кысларында Башкортстан һәм Оренбург өлкәләрендә булачак, монда алар Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Бүздәк, Бәләбәй, Бишбүләк районнарын үтәчәк, җирле халык белән очрашачак, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев, легендар очучы Мәгүбә Сыртланова, каһарман шагыйрь Фатих Кәрим, күренекле дипломат Кәрим Хәкимов музейларында булачак.

«Танкист, 99 яшьлек Габдерәүф Гәрәевта кунакта булачакбыз, Тевкилевларның данлыклы сарае белән танышачакбыз, башкорт, чуваш, мари авылларына кереп, татарча сөйләшәчәкбез. Оренбург өлкәсе буйлап сәфәрләребез дә кызыклы булачагына ышанабыз – Нәүрүз авылы, Муса Җәлилнең кендек каны тамган Мостафа, данлыклы Татар Каргалысы, Тоз Түбә авылларына керәчәкбез. Ә казах далаларында бар дөньяга сибелгән милләттәшләребезне эзләячәкбез. Иң зур хыялым – сәфәр турында китап бастыру», – дип белдерде Габдулла Вафин.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*