Әдип-тарихчы Солтан Шәмсигә 70 яшь тула. 12 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) язучының юбилей кичәсе була, шулай ук яңа гына нәшер ителгән “Тарихи әсәрләр” китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
Кичәдә тарих фәннәре докторлары Дамир Исхаков, Фәйзелхак Ислаев, язучы Марат Әмирханов, Татарстанных халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов, Илүсә Хуҗина катнашачак, диелә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачыклау, ерак тарихи чынбарлыкны укучылар күңеленә объектив рәвештә җиткерү юлында күренекле язучы Солтан Шәмси кызыклы әсәрләр иҗат итә. Милли тарихыбызны тирәнтен белгән язучы үзенең игътибарын, иң беренче нәүбәттә, Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителү вакыйгасына юнәлтә һәм ул, Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра (1992). Нәтиҗәдә, моңарчы тар даирәдә генә билгеле булган кыйммәтле тарихи чыганак зур тираж белән басылып, күпләрнең кызыксынып укый торган китабына әверелә. 1999 елда сәяхәтнамәнең рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән татарча һәм русча икенче басмасы зур форматта дөнья күрә.
Язучының «Көмеш чылбыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгын (1984), «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле хикәя, повесть, повесть-әкият, тарихи публицистика жанрларын эченә алган китапларын укучылар яратып кабул итте.
Соңгы елларда әдип-тарихчы татарның бөек дәүләте Алтын Урда тарихының ак тапларын ачыклауга зур игътибар бирә. Җиңел тел белән язылган, мәгълүматларга гаять бай «Низаглы йортта» (2002) исемле китабында ул үткәндәге фаҗигале вакыйгаларның күп сәбәпләрен татар тарихының гыйбрәтле дәверен җентекләп тасвирлау аша ачып сала, халкыбызны тарихтан сабак алырга, хаталарны кабатламаска чакыра.
2015 елда аның “Тарихи әсәрләр” дигән китабы басылып чыкты. Анда “Данлы кыпчак җирендә”, “Ярсу дала җилләре…”, “Яшерен тарих битләреннән” дип аталган тарихи әсәрләре тупланган. Аларда борынгы тарих аша хәзерге төрки халыкларның барлыкка килү юлы тасвирлана.
“Татар-информ” МА