tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы телсез була алмый: Татарстан Язучылар берлеге әдәби ел йомгаклары ясады
Язучы телсез була алмый: Татарстан Язучылар берлеге әдәби ел йомгаклары ясады

Язучы телсез була алмый: Татарстан Язучылар берлеге әдәби ел йомгаклары ясады

Татарстан Язучылар берлеге әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш үткәрде. Язучы халкы нинди уй-фикер белән яши, киләсе елга нинди максатлар билгели? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Берлек рәисе Данил Салихов әйтүенчә, әдипләр татар телен саклау буенча актив эш алып бара. Бу җәһәттән ул мисалга, биштәренә китап тутырып, Татарстанны гына түгел, татарлар яшәгән һәр тарафны йөреп чыккан Фәүзия Бәйрәмованы китерде. “Эш эшлибез, әмма күрсәтә белмибез”, – диде рәис һәм берлектә интернеттан файдаланырга өйрәткән курслар ачылу ихтималын әйтте. “Эшләгән эшләрегез турында язып, электрон почтага җибәрегез, без сайтка чыгарырбыз. Бүген электрон почтаның нәрсә икәнен белми яшәргә ярамый”, – диде ул. Рәис хисабыннан күренгәнчә, эшләнгән эш шактый. Киләсе елга планнар да саллы. Болар – Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан әдәби әсәрләр иҗат итү, публицистик язмалар әзерләү, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан актив чыгышлар ясау, яшь алмаш әзерләү.

Алмаш дигәннән, берлек яңа әгъзалар да кабул итте. 10 әгъза арасында яшьләрнең күп булуы сөендерде. “ВТ” газетасының парламент хәбәрчесе Риман Гыйлемханов та берлеккә кабул ителде. Хезмәттәшебез Наил Шәрифуллинга Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чарада әдәби премияләр дә үз ияләрен тапты. Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия – Рәдиф Сәгъдигә, Һади Такташ премиясе – Флера Гыйззәтуллинага, Фатих Хөсни премиясе – Җәүдәт Дәрзаманга, Җамал Вәлиди премиясе Фәрит Яхинга тапшырылды. Мәрхүм Амануллага (Әмир Камалиев) тапшырылган Туфан Миңнуллин исемендәге премияне драматургның улы чыгып алды.

Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов исә, елның шактый уңышлы булуын билгеләп үтеп, Әлфәт Закирҗанов, Заһид Мәхмүди, Ләйлә Минһаҗева, Галиәхмәт Шаһиәхмәтов, Фирдәвес Зарифны Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләде.

Иң үтемле чыгыш Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафинныкы булды. “Язучы телсез була алмый”, – диде ул. Бүген исә телгә һөҗүм бара. Менә шундый шартларда халык арасыннан кайтып кермәгән иң актив язучылар – Чаллыда, дигән тәэсир калды. Һәм бу хак та. Чагыштыру өчен: бүлектә исәптә торган 40 язучы 300дән артык чарада катнашкан һәм очрашуларның күбесен үзләре оештырган. Хәер, сүзне Факил Сафинның үзенә бирик әле:

– 2019 ел тынгысыз узды. Татар теленең кыл өстендә калганлыгы бөтен барлыгы белән ил-көн каршына килеп басты. Ана телебезгә килгән афәтнең чыганаклары тулысы белән ачыкланды. Һөҗүм оештыручылар бик аңлап эш итәләр, тагын бер-ике адым ясауга, татар теле тәмам көчсезләнеп, тарихи югалтуга дучар булачакбыз. Без аһ-ваһ итүдән ары китә алмыйбыз, чөнки стратегиянең эшләп киткәнен көтәбез. Ләкин мондый вазгыятьтә ул беркайчан да эшләп китә алмаячак. Глобализация шартларында фәкать дәүләти мәҗбүрият кенә телләрне саклап калуда иң дөрес һәм нәтиҗәле чара булачак. Чаллы бүлеге язучылары мондый вазгыятьтә язучы – укучы, язучы – җәмгыять арадашлыгын ныгыту буенча эш алып бардылар. Бүлектә торучы язучыларның саны – 46. Аларның күпчелеге актив иҗат итә, әдәбиятны, үз иҗатын пропаландалау юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Әйтик, агымдагы елда язучыларыбыз 300дән артык чарада катнашты, аларны 30 меңнән артык әдәбият сөюче карады. Бу чараларның күбесе каләм ияләре инициативасы белән эшләнде.

Факил Сафин берлек уставына үзгәрешләр кертү кирәклеген дә искәртте. Баксаң, уставта Чаллы, Әлмәт бүлекләре турында бернинди сүз юк икән. Озакламый Чаллы бүлеге юбилеен билгеләп үтәчәк.

Интернеттан актив файдаланучы катлау бар. Болар – яшь шагыйрьләр. Шигърият буенча чыгыш ясаган шагыйрә Луиза Янсуарны тыңлагач, әнә шундый фикергә килдек. Янсуар әлеге хәлнең уңай һәм тискәре якларына тукталды:

– Шигырь, нигездә, укучыга гаджетлар, социаль челтәрләр аша барып ирешә. Шигърияттә цензура булдырырга, аны тәнкыйтьчеләргә йөз белән борырга кирәктер. Шигырьнең демократик юл белән барып ирешүе – әйбәт күренеш, әлбәттә. Әдәбиятның затлылыгы яңартылган вариантларда тәкъдим ителгән әсәрләргә нигезләнә.

Әдипләр резолюциясендә югарыда искәртелгән мизгелләр аерым пунктлар булып билгеләнде һәм активрак булырга кат-кат өндәлде. Алда җанисәп көтә. Халыкка бу җәһәттән дә әдипләр фикере кирәк.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*