Татарстан Язучылар берлегендә татарча әдәби иҗат белән шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары, студентлар, 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Төбәк Иҗат семинары узды.
Чарага Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Балык Бистәсе, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарыннан яшь иҗатчылар, әдәби берләшмә җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары килде.
Семинар эшендә катнашучылар каршында танылган галимнәр, язучылар: Татарстанның халык шагыйре, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла; филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина; Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Газинур Морат; Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова; Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал; Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова; филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдинов, Республиканың Муса Җәлил премиясе лауреаты Рифат Сәлах чыгыш ясады. Проза, шигърият, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәрҗемә буенча осталык дәресләре, Түгәрәк өстәлләр үткәрелде.
Чыганак: sptatar.com