14 ноябрь көнне Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамыр” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак. Әлеге чарада Казан арты төбәгенең шагыйрьләр, прозаиклары, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.
Камил Кәримов җитәкчелегендә барачак “Әдәби суд” кысаларында “гаепләүчеләр” әсәрне тәнкыйтьләячәк, “яклаучылар” язучыны һәм аның иҗат җитмешен яклаячак, матбугатта бастыру-бастырмау турында фикер әйтәчәк.