tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Әмирҗан Моталлапов янына бардылар
Фото: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге
Фото: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге

Язучылар Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Әмирҗан Моталлапов янына бардылар

8 июлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы Язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин һәм язучы Әлфия Ситдыйкова Актаныш районы Мерәс авылында гомер итүче аксакал әдибебез, язучы-прозаик һәм журналист, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты Әмирҗан Моталлапов янында булып, аның хәлен белеп кайттылар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге «Вконтакте» төркемендә хәбәр итә.

«Әмирҗан абый 91 яшен тутырса да, иҗат итүен дәвам итә, каләмен кулдан төшерми. Быел гына аның өч китабы дөнья күргән. Ул аларны безгә дә бүләк итеп бирде. Шулай ук, каты авырудан вафат булган бертуган энесе Зәет Моталлаповның кулъязмаларын туплап, «Мин дә килгән идем дөньяга» дип исемләнгән китабын бастырып чыгара.

Без Әмирҗан абыйга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, хәерле гомер теләп саубуллаштык. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!» – диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*