Узган гасырның туксанынчы еллары башында тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәр Котдус Сафиуллин инициативасы белән Ульяновскида “Мәдәният” оешмасы барлыкка килә. Иҗат әһелләрен, милли интеллигенцияне берләштергән бу оешма татар телендә әдәби журнал чыгару максаты куя. Өлкә хакимиятендә утыручы түрәләр, ай саен журнал нәшер итү өчен бюджетта акча булмавына сылтап, елына бер тапкыр җирле татар язучыларының әдәби альманахын бастырырга тәкъдим итәләр. Милләт җанлы каләм ияләре Котдус Сафиуллин, Иркәм Хәйретдинов, Иделбикә һәм Флорис Галимьянов тырышлыгы белән “Сембер язлары” альманахы әзерләнә һәм 1995 елда дәүләт ярдәмендә аның беренче чыгарылышы дөнья күрә. Быел инде әдәби альманахның сигезенче чыгарылышы китап укучыларга барып иреште. Татар автономиясе аны өлкә Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән грант акчасына чыгарды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган альманах бу юлы да “Өмет” газетасының компьютер базасында әзерләнде. Анда төбәгебездә яшәп иҗат итүче егерме биш авторның әсәрләре – шигырьләре һәм хикәяләре кергән. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин ак теплоходта җирле язучылар белән очрашуны сөенечле хәбәрдән башлады – “Сембер язлары”ның яңа чыгарылышын тәкъдим итүне һәм альманахның чыга башлавына 30 ел булуны зурлап үткәрү күздә тотыла. Ул каләм осталары белән актив эш алып баруы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкә бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдиновка рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
“Шәфикъ абый тырышлыгының нәтиҗәсе күзгә күренерлек: соңгы вакытта Гөлсинә Ханәфи, Мәүлет Саюков белән Азат Вахитов ТР Язучылар берлегенә шәрәфле әгъза булып керделәр. Ә яшь каләм тибрәтүчеләр Азат Гайнуллин, Галия Гиматдинова, Динә Сафина һәм Рита – Хабибә Иматдинова Сембер татар язучылары берләшмәсен тулыландырды. Без аларга зур өметләр баглыйбыз”,- диде Рамис Сафин.
Ә ТР Язучылар берлегенең җирле бүлеген әйдәп баручы Шәфикъ Иматдинов башкарылган эшләргә йомгак ясап, киләчәккә уй-ниятләре белән бүлеште.
“Өлкә автономиясе һәм “Өмет” газетасы редакциясе ярдәмендә ямьле җәй аенда ак теплоходка утырып Идел буйлап сәяхәткә чыгуыбыз хәзер традициягә керде инде. Мәгърур Иделдән илһам һәм дәрт алу, фикер алышу, иҗади проблемалар турында уртага салып сөйләшү мөмкинлеге бу. Безгә – язучыларга ана телебезне саклау, яшь буында Туган илгә мәхәббәт, милли үзаң һәм горурлык хисе тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Менә шушы темалар һәркайсыбызның иҗатында беренче урында булырга тиеш”,- диде Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов. Ул Сембер язучыларының иҗат җимешләре тиздән “Казан утлары” журналында басылып чыгачагы хакында да хәбәр итте.
Чардаклы районының Почетлы гражданины Җәмил Хакимов Чардаклы төбәге татар авыллары тарихына багышланган саллы китапны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Милләтебезнең бишеге, төп таянычы булган татар авылларын ничек булса да саклап калырга, аларның тарихын китап рәвешендә бастырып, һәркайсын паспортлы итәргә кирәк, диде ул.
Ә Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова татар автономиясе, язучылар берләшмәсе, Татар мәдәният үзәге, 17 нче милли китапханә һәм “Өмет” газетасы редакциясе белән берлектә мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен ел дәвамында төрле чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Гакыйль Сәгыйров укулары, “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” конкурсы, милли китапханәдә Казан язучылары һәм җирле каләм ияләре белән иҗади очрашулар, әнә, шундыйлардан, диде Әлфия Сәмиулла кызы. Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, “Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова белән 17 нче китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина да язучылар бүлеге эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр. Ә Иске Кулаткыдан танылган журналист Рөстәм Арифуллин Казан басмалары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән бүлеште. Аның шигырьләре һәм юморескалары “Мәдәни җомга” газетасында, “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналларында еш басыла икән. Язучы тарафыннан әйтелгән фикер гасырлар буе саклана, шуңа күрә китапларыгызны бастырып чыгарырга тырышыгыз, дип ул яшь каләм ияләренә киңәшен бирде. Милли хәрәкәт ветераны Иркәм Хәйретдинов “Туган тел”нең беренче рәисе Котдус ага Сафиуллинның “Өмет” газетасын һәм “Сембер язлары” альманахын нәшер итүне җайга салу максатында зур көч һәм тырышлык куюын искә төшереп сөйләде. Гомерен динебезгә хезмәткә багышлаган Варис хаҗи Равилов шигырьләрне Ходай, Тәңре сүзләрен һәм җирле диалект, мишәр сүзләрен кулланмыйча, әдәби татар телендә язу кирәклегенә басым ясады. Варис ага фикере белән килешмичә, үз ягыбыз телендә язсак, безне күбрәк кеше укыячак, диючеләр дә табылды. Шуны истән чыгармыйк: мишәр теле дигән төшенчә бөтенләй юк ул, бары тик уртак әдәби татар телебез генә бар, без барлык милләттәшләребез дә аңлаган шул телдә язарга һәм укырга тиеш!
Каләм осталары яңа гына табадан төшкән шигырьләрен сөйләп, Сембер татар сәхнәсе йолдызы Җәмилә Мифтахова моңлы җырын яңгыратканнан соң, Идел буйлап бер сәгатьлек сәяхәт ахырына якынлашты. Аннары язучыларыбыз махсус билгеләнгән автобуска утырып Московское шоссе урамындагы Ислам мәдәният үзәгенә юл тоттылар. Анда алар мәхәллә имамы Хасиятулла хәзрәт Ахметовның яшәү мәгънәсе турында вәгазен тыңладылар һәм җәмәгать белән бергә өйлә намазын укыдылар. Ә намаздан соң иҗат әһелләрен корбан мәҗлесе көтә иде. Мул табын артында да шигырьләр уку һәм фикер алышу дәвам итте. Рөстәм Арифуллин көн кадагына туры килгән юмористик шигыре белән күңелләрне күтәреп җибәрде. Хезмәт елларын медицинага багышлаган Гөлсем Асанова ана белән бала турында искиткеч гыйбрәтле шигырен тәкъдим итте. Ә Галия Гиматдинова шатлыклы хәбәрен ирештерде: Иске Кулаткы районы Урта Терешка мәктәбендә эшләүче 19 укытучы да бердәм булып “Өмет” газетасына язылганнар. Мәктәп каршында “Елмай” дип исемләнгән театр түгәрәге эшләп килә икән. Быел балалар Сабан туен зурлап үткәргәннәр. Галия ханым укучыларын дикторлык серләренә өйрәтә башлаган. Гакыйль Сәгыйров укуларында, “Казан утлары” үткәргән иҗади бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алабыз, бүгенге очрашудан бер елга җитәрлек илһам туплап китәм, диде ул, канәгатьлек хисе кичереп. Чынлы районы Кәшә мәчете имамы Азат хәзрәт Гайнуллин авылдагы өлкәннәр белән балаларның яртысы чамасы үзара русча аралашуы турында борчылып сөйләде. Аның фикеренчә, диалект сүзләр әдәби әсәрләрне бары тик бизи генә. Миләүшә Гыйльфан да сөенечле яңалыгы белән бүлешергә ашыкты: 55 яшьлек юбилее уңаеннан “Хәтер сандыгым” дип аталган җыентыгы басылып чыккан. Ә татар телен һәм татар халкын өзелеп яратучы яшь шагыйрә Динә Сафина русчадан татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен китап итеп бастырып чыгарырга хыяллана. Мөселман балаларына белем һәм тәрбия бирүче Рита – Хабибә Имаметдинова җирле язучылар белән очрашуларны ешрак үткәрү кирәклеге турында җиткерде. “Өмет”нең актив авторы Наилә Потеева каләм осталарына татарның шанлы вә данлы тарихын өйрәнергә һәм аны халыкка җиткерергә киңәш итте. Педагогик хезмәт ветераны Ирек Фиргалиев әдәби тәнкыйть мәсьәләсен күтәреп чыкты. Башкаларның иҗат җимешләрен тәнкыйтьләргә алыныр өчен үзеңнең әсәрләрең камил, саф татар әдәби телендә язылган булырга тиеш, шулай ук әсәрне тәнкыйть утына тотканда шәхеснең үзенә кагылмаска, аның күңелен калдырмаска кирәк, диде ул. Үрәннән Фазылҗан Алиуллов туган авылы Янтуган белән тыгыз элемтәдә торуы, Бөек Җиңү хөрмәтенә яшь наратлар утыртуы һәм авыл яшьләренең аны паркка әйләндерүе турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Тормышчан шигырьләрем миңа илһам, яшәргә көч бирә, диде Фазылҗан ага.
Шагыйрьләребез Татарстан Язучылар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдиновка рәхмәт белдереп, Идел елгасы буйлап ак теплоходта сәяхәтне алдагы елларда да оештыру турында килештеләр.
Исхак ХӘЛИМОВ
Чыганак: emet73.ru