Сугышта катнашкан ике авылдашым (балыклылар) турында язмакчы булдым…
Күкрәкләренә ялтыравыклы орден-медальләрен тагып кайткан фронтовикларның клубта яисә, кибет, сельсовет янында җыелып, сугыштагы хәлләрне сөйләшеп торганнарын минем ише малай-шалай сокланып та, бераз көнләшеп тә, авызларына карап, йотлыгып тыңлый идек. Үскәч, шундый ук кыю батырлыклар эшләргә хыялландык. Эштән бушаган арада, агач мылтык һәм кылычларыбызны тотып, су буйларындагы таллык-куаклыкларда “безнекеләр” һәм “немец”лар булып сугыш уеннары уйнарга яраттык. Тик, кемнең дә немец буласы килмичә, бәхәсләшә торгач, уен бетә иде.
…Шул вакыттан инде күп еллар үтеп китте. Аяныч, сугышның бөтен дәһшәтен күргән каһарманнар шул кырларда ятып калдылар. Исән кайтканнары да бик аз инде арабызда. Ә күбесенең сугышта кичергәннәре, канлы бәрелешләр, кат-кат яраланып, госпитальләрдә дәваланулар, кабат фронтка кайтып сугышулар турында бик аз язылган.
…Безнең әтиебез, оста механизатор буларак, “бронь” белән МТС карамагында калдырылган. Шуңа без ятимлек әчесен тоймадык. 2017 елда басылып чыккан “Балыклы авылы тарихы” китабы авторы Рәшит Билалов язуынча, 1941- 1945 елларда безнең авылдан сугышка 230 ир-ат алынган, шуларның 136сы сугыш кырларында ятып калган. Байтаклары гарипләнеп, аяксыз-кулсыз кайтканнар. Орден-медальләр белән бүләкләнүчеләр дә бар — Әбугали Абсаттаров, Газиз Әхмәтов, Мәрданша Әхмәтшин, Кыям Баһаув, Бәкер Багаутдинов, Сәләй Галимов, Зөфәр Зәйнегетдинов, Вәли Насыйров, Исмәгыйль Сөләйманов, Сираҗ Фәтхетдинов һәм башкалар. Өчесе – Зөфәр Зәйнегетдинов, Исмәгыйль Сөләйманов һәм Сәләй Галимов хәтта икешәр Дан ордены кавалерлары. Билгеле ки, бу орден сугышта күрсәткән шәхси батырлык өчен тик рядовой солдатларга бирелгән. Өч мәртәбә Дан ордены алучылар Советлар Союзы Героена тиң булып саналганнар.
…Әлбәттә, сугыш турында, анда күрсәтелгән батырлыклар хакында әсәрләр, кинофильмнар күп чыкты. Сугышта һәлак булучыларның исемнәре “Хәтер китабы”на кертелде. Әмма, миллионлаган корбаннар, исән кайтып та, тән җәрәхәтләреннән вафат булган, сугыштан соң илне күтәргән ветераннар алдында әле дә түләп бетергесез бурычыбыз бар. Шуңа да мин “Үлемсез полк” хәрәкәтен бик урынлы дип табам һәм, үз чиратымда, сугышта катнашкан ике авылдашым турында язмакчы булам.
Кыям Шәрәп улы Билалов сугышка кадәр Камышлы районының Балыклы авылында күренекле шәхес була. Белемле, актив ир-егет башта авыл советы, аннан колхоз рәисе булып эшли, ә 1941 елның көзендә сугышка алына. Ул безнең әтиебезгә җизни тиешле — әтиемнең бертуган апасы Мәрьямның ире. Мин аны хәтерләмим, ул сугышка киткәндә миңа — өч, ә аның өлкән улы Рәшиткә җиде яшь кенә була.
Нәкъ ул “Балыклы авылы тарихы” китабы авторы да инде. Рәшит әтисе турында аның фронттан җибәрелгән хатларына таянып яза. Ленинград, Волхов тирәсендәге каты сугышларда катнашуы, Луга янында яраланып, алты ай буе Иваново госпиталендә дәвалануы турында да мәгълүмат бар анда. Госпитальдә бер могҗиза була: авылдашы, туганы Сәхаб Фәттах улы Билалов белән очраша ул. Бергә төшкән фотолары да сакланган.
Госпитальдән соң Кыям абзый Курск җәясендә барган коточкыч каты сугышка барып эләгә. Рәшит китапта әтисенең 1943 елда язган хатларыннан берничә өзек китерә: “Унтугызынчы һөҗүмне кире кайтардык инде, ә мин бүген дә исән әле… Рәшит, улым, кайта алмасам, минем турыда дошман белән яхшы сугышты, дип язарлар. Вафат булсам — Ватаным өчен.
Кулыгызны кысып, атагыз Кыям. 26 август, 1943 ел”.
Бер ай да үтми, Кыям абый һәлак була. Гаиләсенә сугышчан иптәше болай дип яза: “Здравствуйте, семья Билалова Кыяма Шараповича. Мария! Сообщаю, что ваш муж и отец Ваших детей Кыям Шарапович вчера, т. е. 19.09.43 г. в 15.00 убит снарядом вражеской бомбардировки. Похоронили мы его в хуторе Червона Долина Днепропетровской области. Вечная слава павшему, сражаясь с немецко-фашистскими захватчиками за свою Родину, за Вас и за весь советский народ, который ещё находится в ярме немецкого фашизма. На этом кончаю, до свидания.
С приветом, бывший товарищ Кыяма Шараповича Василий Кобзарец. Мы с вашим мужем служили вместе с ноября 1942 г. Я житель Красной Глинки”.
Шундый тетрәндергеч хәбәр алып та, Кыям аганың гаиләсе аның турында өстәмә мәгълүмат, кемнән дә булса хәбәр көттеләр. Сугыш беткәч, улы Рәшит Красная Глинка бистәсенә барып, Василий Кобзарецны эзләп йөри, тик таба алмый.
Әниләре Мәрьям апа сугыш ахырынача һәм сугыштан соңгы елларда колхозда авыр эшләрдә эшләде. Кышларын билдән кар ерып, үзе кебек үк тол хатыннар белән кырдагы эскертләрдән йолкып, төяп, фермага салам, печән ташыды, җәен – утау утады, басуда көлтә бәйләде, токта, җилгәргечтә бөртек чистартты… Шулай өч ятим баласын үстерде, укытты, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләде.
Ә үзе гомере буе күңеле белән ирен, сөйгән Кыямын көтте. Соңгы көненә кадәр өметен өзмәде. Мансур авылыннан бер кеше әсирлектә чакта Балыклыдан Кыям исемле кешене очраткан икән, дигән сүз ишеткәч, минем белән Мансурга барып, сорашып, ул кешене таптык. Тик ул Кыям аганы очратуын инкарь итте. Бу инде җитмешенче еллар башы иде, бугай.
Оныгы Венера, тормышка чыгып, Украинада яши башлагач, бабасы Кыям җирләнгән урынны табып, даими зыярәт кыла башлады. Ул урын “кардәшләр каберлеге” булып, анда 123 кеше күмелгән, ә өстендә Кыям Билаловның да исеме язылган һәйкәл бар икән.
Ә менә госпитальдә очрашып күрешкән Сәхаб Билалов Германиягә кадәр барып җитә, исән-имин авылга әйләнеп кайтып, колхозда эшли, шактый олыгаеп, бакыйлыкка күчә…
Бу ике язмыш тәкъдирнең кеше белән ничек уйнаганына бер мисалдыр инде.
Наил ВАХИТОВ.
Самара шәһәре.
«Бердәмлек».