Барый Шәвәлиев – Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташларыбызның берсе. Ул туган ягы – Балык Бистәсе районында тугыз якташы белән Советлар Союзы Герое исемлегендә йөри. Әмма аңа бу исем бирелми. Шул сорауга җавап бирергә теләп, якташлары Вазыйх Фатыйхов белән Илфар Габдрахманов та соңгы вакытларда эзләнүләрдән туктамый, нәтиҗәдә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Үлемсезлек» дип аталган китап пәйда була.
Байлык
Гаделлекне торгызырга теләүчеләр моңа кадәр дә була, әлбәттә. 1995 елда, ул чордагы район башлыгы Хатыйп Газизов хәер-фатихасы белән, Барый Шәвәлиевкә Герой исеме бирү мөмкинлеген барлау максатында Россия Президенты Борис Ельцин исеменә хат юллыйлар якташлары. Мөрәҗәгать җавапсыз калмый, әмма файдасы гына булмый. Җавап мондыйрак була: «СССР таркалу сәбәпле, мәсьәләне уңай хәл итеп булмый».
Әйтергә кирәк, бүген, дошман амбразурасына капланып, Советлар Союзы Герое Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиевнең каһарманлыгына бәйле язмалар күп. Язучы Шамил Рәкыйповның аның балачагыннан алып соңгы көненәчә багышлап язылган «Чәчәкләр сөйли белә» дигән күләмле китабы үзе генә ни тора! Хәзерге вакытта Балык Бистәсенең бер урамы аның исемен йөртә. Район үзәгендәге Геройлар аллеясында, Югары Тегермәнлек урта мәктәбе бинасы каршында бюстлары куелган. Музей ачылган. Мәктәпнең эзтабарлары, берничә буын дәвамында Барый Шәвәлиев батырлык кылган һәм җирләнгән урыннарда булып, өстәмә мәгълүмат туплыйлар. Кыскасы, аның турында эзләнүләр дәвам итә, яңадан-яңа истәлекләр, фотолар табыла тора.
Бу китапның тарихы да еракка барып тоташа. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә язмыш Вазыйхны халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев белән очраштыра. Сүзләре акрын гына Балык Бистәсеннән чыккан шәхесләргә күчә бара. Мин Тегермәнлектән диюгә, Шәүкәт абыйның күзләре очкынланып китә, җәһәт кенә янәдән кулларын сузып: «Син Барый Шәвәлиевнең якташы икән бит», – ди. Герой турындагы сөйләшүгә берничә тапкыр әйләнеп кайта әле алар. Берсендә Шәүкәт ага Вазыйхка: «Менә монда сезнең өчен бик тә кыйммәтле батырлык тарихы тупланган байлык, вакытым җитми килде. Укучыга, якташларга шуны түкми-чәчми җиткерә алсак иде», – дип, тышлыгына «Барый Шәвәлиевне эзләү!» дип язылган, таушала төшкән бер папка тоттыра. Менә ничә еллардан соң шушы папкага әйләнеп кайтып, әманәтне үти егетләр.
Батырлык эзеннән
Ә эзләү, чыннан да, бик катлаулы һәм көтелмәгән вакыйгаларга бай була. Барысы да Шәүкәт Галиевнең «Социалистик Татарстан» газетасында басылган «Ике дус турында баллада» шигыреннән башланып китә. Аның тарихы болай була. Совет Армиясенең Үзәк музеенда Александр Матросовның пуля тишкән комсомол билеты янәшәсендә «Фронт листовкасы»на тап була ул. Анда Иван Ильченко белән Барый Шәвәлиевнең батырлыгы турында язылган була. Шунда дулкынланудан шигырь юллары туа да инде. Листовкада батырлар турында әллә ни мәгълүмат булмый. Шуңа күрә шигырьне газетага бастырганда: «Кемнәр Шәвәлиевне белә, редакциягә хәбәр итүегез сорала», – дигән үтенечен дә урнаштыра. Апас, Казан, Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Сарман, Саба, Башкортстан, Үзбәкстан, Куйбышев өлкәсе һәм башка төбәкләрдән дистәләгән хат агыла. Барысы да герой образында үз якынын күрә.
Районыбызның Түбән Тегермәнлек авылыннан да Шәүкәт абыйга берьюлы ике хат килеп төшә. Аның берсен – Венер Мөбарәкшин, икенчесен Барый Шәвәлиевнең абыйсы Габделвәли яза. «1943 елда Витебск өлкәсендә үлде дигән хәбәр алдык абый турында. Бу безнең Барый булырга тиеш дип язуым», – дип тәмамлый ул хатын.
Күпләрне гаҗәпләндереп, Барый атлы кешедән дә хат килеп ирешә. «Ике дус турында баллада» герое мин булам. Ильченко белән бергә булдык. Тик мин исән калдым. Биш балам бар. Яраларымнан каты авырыйм», – дигән ул. Шәүкәт ага аңа җавапны көнендә үк юллаган: «Шәвәлиевне исән калгандыр дип уйламыйм. Сез мине гафу итегез инде, монда берәр аңлашылмаучанлык бар бугай», – дип яза ул.
Үзәк музейның Совет Армиясе солдатларын һәм сержантларын югалтуларны аерым исәпкә алу бүлегендә Шәүкәт Галиевка Барый Шәвәлиевнең дүрт картотекасын китереп бирәләр. Әмма алар арасында Түбән Тегермәнлек егете булмый. Белоруссия дәүләт музееннан алынган рәсми документта гына Кызыл Йолдыз районының Түбән Тегермәнлек авылында 1925 елда туган Барый Гани улы Шәвәлиевнең 31 нче дивизия, 95 нче гвардия укчы полкында хезмәт итүе һәм 1944 елның 23 июнендә батырларча һәлак булуы, күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүе турында әйтелә. Ә Үзәк музейда шушы батырлыкны раслый торган бер генә документ та табылмый.
1960 елда «Советская Татария» газетасында язылып чыккан язмада мондый юллар була: «Сугышчы Д. Тикеев 1944 елның 23 июнендә Оршаның төньяк-көнчыгышындарак коммунист офицер Иван Ильченко һәм комсомолец Барый Шәвәлиевнең үз гәүдәләре белән дошман амбразурасын каплауларын яза. Күптән түгел Барый Шәвәлиевнең әнисе Минҗиһан апа улының батырлыгы турында Белоруссия музееннан хат алды».
Дәлилләр җитәрлек кебек булса да, сорау артыннан сорау туып кына тора. Менә шунда эзләнүләр эшенә язучы-эзтабар Рафаэль Мостафин, язучы Шамил Рәкыйпов та килеп кушыла. Хәрби архивларда эзләнүләр башлана. Шәүкәт Галиев исеменнән төрле инстанцияләргә, архивларга, хәрби частьларга 100 гә якын хат юллана. Һәм шул чама җавап та алына. Шамил Рәкыйпов туплаган хатлар да берничә дистәгә җыела. Нәтиҗәдә Түбән Тегермәнлек авылында туган Барый Шәвәлиевнең Александр Матросов батырлыгын кабатлавы ачыклана. Аннан Шамил Рәкыйпов Белоруссия дәүләт музеена юл тота. Эзләнә торгач, Барый отделениесендә хезмәт иткән, якташыбызның үлемсезлеккә атлавын күргән Александр Вакулюк дигән кешене таба. Ул унлап фото арасыннан үз командирын – Балык Бистәсе егетен танып ала.
СССР Оборона министрлыгы архивында сакланган документларга караганда (ул документлар күп еллар «яшерен» булып саклана), Иван Ильченко һәм Барый Шәвәлиев, күрсәткән батырлыклары өчен, үлгәннән соң 16 нчы гвардияче укчы-корпус командирының 1944 елның 8 июлендәге 027/Н номерлы приказы нигезендә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр. Барысы да ачыклангач, соңрак әлеге орден Барый Шәвәлиевнең әнисенә алып кайтып тапшырыла. Авылдашлары искә алуынча, Миңҗиһан апа: «Үлеп гүрләргә кергәнче, сезнең утларда яндым», – дип, яудан кайтмаган ирен, батырларча һәлак булган улын уйлап, сагышланып яшәгән. Улының язмышы белән кызыксынучыларга аның балачак, яшьлек истәлекләрен сөйләгән.
Югалу
Ниһаять, бер сорау туа. Ә ни өчен Түбән Тегермәнлек егете Барый Шәвәлиев Үзәк музей исемлекләрендә сакланмаган? Аның батырлыгын бары тик Белоруссия музеендагы документлар буенча гына ачыкларга мөмкин була?
«Бүген без Бөек Ватан сугышы тарихы буенча кирәкле документларны шактый тулылана төшкән яңа ресурслардан таба алабыз, – диләр китап авторлары. – Шуларның берсе – «Подвиг народа» сайты. Биредә сугыш чорында орден-медальләр белән бүләкләнгән сугышчыларның исем-фамилияләрен табарга мөмкин. Даими төстә яңартылып, өстәлеп торган бу чыганакта 100 меңләгән батырның исемлеге тупланган. Шулар арасында Шамалиев Борис Ганеевич исеме дә бар. Бу ялгышлык белән язылган якташыбыз – Шәвәлиев Барый Гани улы.
Беренче документ 1944 елның 8 июлендә чыккан һәм 027/Н номеры белән тамгаланган. Бүләкләнүчеләр исемлегендә Барый Шәвәлиев 16 нчы сан астында «Командир отделения 5-й стрелковой роты 95 гвардейского полка гвардии сержант Шамалиев Борис Ганеевич» дигән юллар бар. Район исеме дә Кызыл Йолдыз урынына ялгышлык белән «Кзыл Толдусский» дип язылган. Анда аның туган елы, кайчан фронтка чакырылуы, партиядә булмавы турында мәгълүматлар бар. Хәтта өй адресы да күрсәтелгән. Күрсәткән батырлыгы турында да язылган. Кыскасы, бар да бар, тик фамилия белән исем дөрес язылмагач, «югалу»га дучар булган».
Ни кызганыч, бу ике сугышчының батырлыгы үз вакытында тиешенчә бәяләнмәгән. Алар югары бүләккә – Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителми калганнар. Күрәсең, вакытында бүләкләү кәгазьләрен тиешенчә язып җибәрүче табылмагандыр дип фаразларга гына. Тик якташларының туктап калырга исәбе юк. Күңелләрендә Барый Шәвәлиев чын герой булса да, аның исемен рәсми исемлеккә дә кертүләрен телиләр.
Белешмә
1943 елның 27 феврале. Бу көнне Бөек Ватан сугышында 19 яшьлек комсомол егет Александр Матросов дошман амбразурасын күкрәге белән каплап, тиңдәшсез батырлык үрнәген күрсәтә. СССР Югары Советы Президиумының карары нигезендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шушындый батырлык кылучыларны «матросовчы»лар дип атап йөртә башлыйлар. Аларның ил буенча гомуми саны 478 гә җитә (438 енең исеме билгеле). Шуларның 250 гә якыны – 30 яшькә дә җитмәгән ир-егетләр. Матросовчыларның 9 ы исән кала. Татарстан буенча матросовчыларның саны – 21 кеше.
Фәния Әхмәтҗанова
Чыганак: https://vatantat.ru