Безнең Габдрахман авылыннан да бу аяусыз сугышка 369 кеше китә. Шуларның 157 се сугыш кырында ятып кала. Исән кайтканнарының да алган яралардан һәм авырулардан вакытсыз гомерләре өзелә.
Ни кызганыч, сугыш газапларын үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбыз бу дөньядан берәм-берәм китеп бардылар.
Әлеге язмам шуларның берсе – Мостафин Нуришан Мөхәммәтҗан улы турында.
Унынчы дистәсен ваклаучы җор телле, тапкыр сүзле сугыш ветераны үзенең үткән гомере, ачы фронт язмышы турындагы хатирәләрен минем белән дә уртаклашкан иде. Нуришан абыйның хәтере яхшы, үткән сугыш эзләре күңелендә бүгенгедәй сакланган иде.
…Унсигез яшьлек егетне 1942 елның 7 сентябрендә сугышка озаталар. Сугышка кергәнче әле аңа Суслонгер лагереның газапларын татырга туры килә.
«Сугышка әзерлибез, дип, безне нарат урманы эченә урнашкан лагерьга алып килделәр. Анда киемнәребезне салдырып, иске шинель, тишек ботинкалар биреп, ач-ялангач килеш бүрәнә ташытып, землянкалар казыттылар. Ашарга өшегән кәбестә, бәрәңгедән пешерелгән шулпа бирәләр иде. Аны да кыш көне ачык һавада агач төбе өстендә ашый идек.
Безнең лагерь яныннан елга ага иде. Шул елга кырыенда дуңгыз фермасы бар (ә аларны безне газаплаган кешеләрне ашатыр өчен асраганнар). Без шуннан качып-посып, дуңгызлардан калган азык калдыкларын җыеп кайтып ашый идек. Әгәр күрсәләр, белсәләр, җәзалыйлар иде. Иртән торганда хәл юк. Ә авыру, урыныннан тора алмаганнарны без землянкада яңадан күрмәдек. Үләсе килми бит, ничек тә торып эшкә барырга тырыша идек.
Безне шулай 4 ай буе газаплап, коры сөяккә калдырып, товар вагоннарына төяп Мәскәүгә озаттылар. Хәлсез килеш без вагонга менә алмыйбыз, менсәк төшә алмыйбыз…»
Нуришан абый 1943 елның маенда гына Белгород юнәлеше буенча сугышка керә. Днепр елгасы буендагы, Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша.
Дошман белән бер бәрелештә аның кулы яралана. Госпитальдә ятып чыккач, аңа Харьков янындагы сугышларда катнашырга туры килә һәм ул тагын яралана. Шәһәрне немецлардан азат иткәндә, каты бәрелешләрдән соң аны аңсыз килеш табып алалар. Үлгән дип уйлап өенә үлем хәбәре җибәрәләр. Хәбәр язылган кәгазь кисәген Нуришан абый озак саклаган. Аның бер ягында «Сезнең улыгыз Нуришан өч немец танкын яндырып батырларча һәлак булды», дип язылган булса, икенче ягында гаиләсенә дип 588 сум 24 тиен акча җибәрү квитанциясе була.
Авылда әти-әниләре, туганнары кырыгын үткәрергә дип җыенып йөргәндә, Нуришан абыйның «Мин исән!» дигән хаты килеп төшә.
Кыр госпиталенда аның аякларыннан ядрәләрен чүплиләр (сугыш истәлеге булып ядрә эзләре әле һаман да саклана). Бер ай буе Харьковтагы госпитальдә яткач, аны Казан госпиталенә кайтаралар. Ул анда алты ай буе дәвалана.
Ә 1944 елның маенда, култык таякларына таянып, солдат өенә кайтып керә. Капка төбендә аны шатлык яшьләре белән әтисе һәм әнисе каршы ала.
Кайтып бераз хәл алгач, яралары төзәлеп бетмәсә дә, колхозда эшли башлый. Гаилә кора.
Тыныч тормышта да язмыш үзенең ачысын күрсәтә. Матур гына гомер иткәндә, биш баласын ятим калдырып (ул вакытта төпчек уллары Мөнир биш яшьлек кенә була), Хәят апа бу дөньядан китеп бара. Ничек кенә булса да тормышны алып барырга, балаларны үстерергә кирәк. Нуришан абый яңадан тормыш кора. Ләкин Зөләфкәр апаның да гомере озын булмый. Бергә алты ел гомер иткәннән соң яман чирдән ул да дөнья куя. Ә Нәкыя апа белән балаларын үстереп, аларны башлы-күзле итеп, 38 ел гомер итәләр.
Нуришан абыйга бала кайгысы да күрергә туры килә. Улы Мөнирне югалту ачысын кичерә ул. Фронтовикның йөзенә тагын җыерчыклар өстәлә.
Балалары ераккарак китеп төпләнсәләр дә, бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә кайтып, хәлләрен белеп, булышып китәләр. Кызлары Җәмилә Оренбургта, Галия Баулыда, Мөслимә Казанда, ә улы Нуриман Кама Аланында яши.
Ләкин олыгайган көнеңдә яныңда иптәш кирәк, ялгыз яшәп булмый. Нуришан абый үзе кебек ялгыз калган Гыйшкыя апа белән гомер юлын дәвам итә. Фронтовик 58 ел буе колхозда эшли. Шуның 37 елын умартачылыкта эшләп, 80 яшендә генә ялга туктый. Мөмкинлекләре булса да, ул авылыннан, колхоздан китми, туган нигезендә яши.
Тырыш, хезмәт сөючән Нуришан абый хөкүмәтебезнең күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
«Тормышыбыз мул, яшәү рәхәт. Булганына шөкер итеп, һәрбер көннең кадерен белеп яшәргә кирәк. Без күргән сугыш газапларын сезгә күрергә язмасын!» – дип тели иде ул.
Тик, ни аяныч, бүгенге көндә дә Украина җирендә илебезнең тынычлыгы өчен аяусыз сугыш бара.
Сугышлар тәмамланып, солдатларыбыз якыннарын шатландырып, туган якларына исән-сау кайтсыннар иде.
Гүзәлия Галләмова, Габдрахман авылы
Чыганак: https://almet-rt.ru