tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үмәр хәзрәт Идрисов хөрмәтенә истәлек тактасы куелды
Үмәр хәзрәт Идрисов хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

Үмәр хәзрәт Идрисов хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

28 октябрьдә Түбән Новгород шәһәренең «Тәүбә» мәчете комплексында мәгърифәт үзәге ачылды. Аңа шушы мәчетне төзеттерүдә башыннан ахырына кадәр көч куйган Үмәр хәзрәт Идрисов исеме бирелде.

Ачылыш тантанасында катнашучыларга җибәргән юлламасында Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Үмәр хәзрәтнең Нижгар төбәгендә мөселман тормышын җанландыруга керткән өлешен югары бәяли. «Башта 1988 елда аксакаллар белән бергә Җәмигъ мәчетен кайтаруда катнашты, аннары шул Аллаһ йорты белән янәшә Үмәр хәзрәт җитәкчелегендә «Маһинур» мәдрәсәсе төзелде, аның тырышлыгы белән «Тәүбә» мәчете, Ислам мәдәни үзәге һәм Хөсәин Фәизханов исемендәге Ислам институты барлыкка килде», – диелә анда.

Баш мөфтинең хатын РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдинов җиткерде.

Тантаналы чарада төбәк диния идарәсе рәисе Гаяз Закиров, Мәскәү Ислам институты җитәкчелеге, имамнар, мөгаллимнәр катнашты.

Шулай ук бүген Түбән Новгород өлкәсе диния идарәсенең пленумы узды, өлкә имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды, профессор Дамир Мөхетдинов Түбән Новгород шәһәрендәге Х. Фәизханов исемендәге ислам институты хезмәткәрләре белән очрашты.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*