Урмай мәктәбендә Муса Җәлил иҗатына багышланган «Аулак өй-көрәш» әдәби бәйгенең зона (сайлап алу) ярышлары узды. Бәйгедә 2 команда (малайлар һәм кызлар), 5 нче сыйныф укучылары көч сынашты.
Конкурсның төп максаты –халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.
«Россия субъектларында балалар һәм яшьләрне татар халкының гасырлык традицияләрен саклау һәм үстерүгә, туган тел, милли мәдәният кыйммәтләрен саклауга җәлеп итү, халык иҗаты һәм традицияләре белән танышу аша милли горурлык, Ватанга, үз халкына мәхәббәт хисе булган катнашучы шәхеснең рухи – әхлакый үсешенә ярдәм итү бурычын куябыз», — диде проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.
Жюри әгъзалары арасында филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре Насыйбуллина Нурсидә Шәйдулла кызы, Р.Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә директор урынбасары Гөлнар Харис кызы Ихсанова, Чуашстан татарларының мили-мәдәни берләшмәсе вәкиле Раилә Емдиханова, Урмай имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин һәм автор-башкаручы,композитор, бәйрәмнәр алып баручы Гөлфия Минсәет кызы бар иде.
Ярыш 5 бәйгедән торды. Һәр команда үз исемнәре, девизлары һәм команда әгъзалары белән таныштырудан башлап җибәрде.
Икенче бәйгедә катнашучылар «туралган» шигырь сүзләрен дөрес тәртиптә төзергә һәм авторын әйтергә тиеш иде. Өченчесендә һәр команда алдан әзерләп килгән йоланы күрсәтте. Дүртенче бәйге «Йөзек салыш» уены иде. Бәхете елмайган һәр катнашучыга сынау әзерләнгән иде. Кемгәдер – жырларга, кемгәдер – биергә, шигырь сөйләргә яки гади бер сорауга жавап бирергә туры килде. Һәм соңгы бәйге
Укучылар конкурстан тыш үзләре алып килгән җирле милли ризыкларын презентацияләделәр һәм ахырдан кунакларны сыйладылар. Җыр-бию осталыкларын да күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, ике команда да бертигез очколар җыйды. Бәйгедә катнашкан балалар, аларның остазлары февраль аенда Тукай йөргән җиргэ, Кырлайга финалга барачаклар. Аларга уңышлар телик!