tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз авылында Курган өлкәсенең Сабан туе уза
Йолдыз авылында Курган өлкәсенең Сабан туе уза

Йолдыз авылында Курган өлкәсенең Сабан туе уза

Бүген, 23 июньдә, Йолдыз авылында Курган өлкәсе Сабан туе уза. Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаша.

Тантаналы ачылыш вакытында Данис Шакиров чарада катнашучыларны сәламләде һәм Сабантуйның төп татар бәйрәмнәренең берсе булуын билгеләп үтте. Соңрак Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Бүгенге бәйрәм кунакларын Татарстан һәм Башкортстан артистларыннан концертлар, көрәш һәм башка спорт ярышлары көтә. Шулай ук көн буе татар һәм башкорт халыкларының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтүче мәйданчыклар эшләячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*