Мамадышта яшәүче Йолдыз Мөхәммәдиева кул эшләренә бик оста. Аның чиккән сөлге, келәм, кулъяулыкларына сокланмый мөмкин түгел. Әле бит эше дә җаваплы. Районның мәгариф бүлегендә хезмәт куя ул.
– Балалар кечкенә чакта чигеп утырып булмый иде. Алар үскәч, кул эшләрен тота башладым. Буш вакытым булдымы, чигүгә утырам, – ди ул. – 3 нче сыйныфта укыганда чигә идем инде мин. Кешенең кул эшенә карап кына алам да, шуны кабатлый идем. Күбрәк элмәк белән чигәм.Бу шөгылем үземә бик ошый. Математика укытучысы булгач, төгәллек тә кирәк. Анысы да ярдәм итеп куя. Шөкер, кул эшләремне бик яраталар. Төрле бәйгеләрдә катнашам. Бәйрәмнәрдә, эшләремне башкалар да күрсен дип, күргәзмәләргә чыгам. Теләгем – кул эшләре онытылмасын иде. Аны яшь буынга да күрсәтәсе, өйрәтәсе килә.
Йолдыз апа тик кенә телевизор карап, йә сөйләшеп утыра торган кеше түгел. Һәрвакыт кулы эшләп торырга тиеш. Шулай итә дә ул. Вакытны бушка уздырмый.
– Гел шушы эш белән генә утырсаң, бер келәмне чигәр өчен, 1–2 атна вакыт кирәк, – ди ул.
Чыганак: vatantat.ru