tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йомшак куллы Хан кызы
Йомшак куллы Хан кызы

Йомшак куллы Хан кызы

Язмаларыма исем, гадәттә, язып бетергәч табыла. Бер-ике көннән,
ошатмыйча, аны мин алмаштыра да алам. Бу юлы башта исем барлыкка килде:
«“Йомшак куллы Хан кызы» һәм  башка исем эзләмәдем. Кем турында бара соң
сүз?

Җаваплылык
Сүз Киров өлкәсендәге  Иске Пенәгәрдә гомер итүче Гөлсәрия Мөхәммәтхан кызы Гайнанова турында барачак. Гөлсәрия ханыма бүгенге көндә зурлап “абыстай” дип
эндәшәләр. Ул унсигез еллап инде мәет юып озатучыларның берсе.
– Йөз иллеләп кеше юылган. Алар өчен җавапта мин, – диде ул.
Гөлсәрия абыстай мәчеттә укытулар да алып бара. Шәкертләре өчен дә
җавапта ул.

Ә лаеклы ялга хәтле балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Шуңадырмы,
аннан ниндидер бер җылылык бөркелеп тора. Юкка гына аның турында әллә
нинди елак балаларны да тынычландыра ала иде димиләрдер. Кукмарада
балалар бакчасында эшләгәндә үк аның кулына күрше группалардан да
елакларны китереп тоттыра торган булалар. Ни гаҗәп, аның кочагында
сабыйлар тиз тынычлана. Куллары йомшак, күңеле киң, йөзе нурлы аның!
Гөлсәрия абыстайны күптәннән беләм, әмма якын танышлар түгел. Иске
Пенәгәр мәчетендә булган чакларда йомшак кына басып йөри торган бу ханым
белән иркенләп утырып бер сөйләшәсем килә иде. Ул дөньяның ниндидер
башкалар белмәгән серенә төшенгән, безгә караганда күпкә күбрәк белә кебек.
Сүзебез Кукмарадан башланды. Гөлсәрия апа Кукмарадан килгән килен. Мин
аның энесе Нәкыйп белән бер класста укыдым, башка малайлардан аермалы
буларак, ул тәртипле, тыныч холыклы  иде. Мәктәпне Гөлсәрия алтын медаль
белән тәмамлый. Теләге – медицина институтына укырга керү. Барып чыкмый,
әмма күңелендәге кешеләрне дәвалау омтылышы гомер буена бара.
– Барыбер “тьфү, тьфү әби” булдым, – диде ул үзе турында елмаеп.
Өшкерсә, җиңел булып китә диләр аның турында.

– Тик кешене өшкерү бик күп көчне ала. Берсендә бик сорап чакырттылар,
күз алдында кешегә хәл керде, ә мин алардан соң юл аркылы да чыга алмый
сыгылып төштем. Шул чак Аллаһы Тәгаләгә миңа кергән тискәре энергияне
чыгар, ярдәм ит, дип ялвардым. Күпмедер вакыттан көч керде, торып
киттем. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң…

Дингә каршы
Гөлсәриянең балачак һәм яшьлек еллары дин каты тыелган чакка туры килә.
Бишенче класста укыганда әле дә бөтен нечкәлекләре белән исендә тора
торган бер гыйбрәтле вакыйга була. Яңа уку елы башы. Малайлар уен уйлап
таба: утырганда кызлар “утырам” дип әйтеп утырырга тиеш. Әйтми икән,
маңгайларына чиртәләр. Бер көн шулай уза. Икенче көнне “утырам”ны русча
әйтәсе була. Өченче көнне “бисмиллаһ” дип әйтәсе дигән шарт куела.
Кемнең тиктомалдан маңгаена чирттерәсе килсен, имән бармак белән берне
чәпесәләр авырттыра бит ул!  Укытучы керә, торып басалар.
– Исәнмесез, балалар, утырыгыз!

Кызлар “бисмиллаһ” дип әйтеп утырулары була, укытучы бу сүзне ишетеп ала
бит. Яңадан бастыра.
– Әти-әниләрегезне чакыртам, берәрсе килмичә басып торырсыз! – дип пыр
туза укытучы. Укытучының күзе Гөлсәриягә төшә. Апасы күрше класста гына,
әнисе күптән түгел бәбәйләгән, өйдә утыра. Апасын чакыртып кертә дә,
әниләрен алып килергә куша. Апасы йөгерә генә. Ара шактый, тыны бетеп
кайтып керә дә, үзе бәбәй белән калып, әнисен мәктәпкә йөгерттерә.
Гөлсәриянең әнисе килеп җиткәнче класс басып тора. Дин белән көрәш менә
шундый да булган. Бу узган гасырның җитмешенче еллары.

Гыйлем башы
Гөлсәриянең әтисе Мөхәммәтхан Кукмара районы Аксыбы авылыннан. Аксыбы
элек, бик борынгы заманнарда, бик дини авыл булган диләр. Бер риваять
ишеткәнем бар. Янәсе, Аксыбы исеме Ак суфый дигәннән килеп чыккан. Шушы
авылда яшәгән суфый, аны Ак суфый дип йөрткәннәр, ашта токмач кабарып
менгәнче мин абыем, Ян суфый янына барып кайтам ди торган була. Ян суфый
авылы соңрак Янсыбы дип атала. Бу риваять инде, әмма Мөхәммәтхан яшьли
үк тирән дин белем алган була.

– Әтием унике яшендә дөм ятим кала, ул 1913 елгы иде- дип әтисе турында
сөйли башлады Гөлсәрия абыстай. – Сеңлесе Гөлҗиһанга сигез яшь була.
Әнисе алдарак үлә, ә әтисен 1925 елда үтерәләр.  – Ничек булган ул,
әтидән сорашып кала белмәгәнбез. Тормышны тарту унике яшьлек малай
өстенә кала. Атлары була, ул шул атны җигеп кешегә эшләгән. Сеңлесе
Гөлҗиһанны бик яраткан, аңа, малай килеш, беләзек, ташлы йөзекләргә
хәтле кайтарткан. Бабай бик гыйлем кеше булгандыр дип уйлыйм, чөнки әти
гарәпчә укый-яза белә иде. Өйдә Коръән китабы сакланды. Сакланды гына
түгел, әти 82 яшендә чакта сеңлем Даниягә намаз тәртипләрен, укыла
торган сүрәләрне әйтеп торып бер дәфтәргә яздыртты. Шунысы гаҗәп,
Коръәнчә дөрес итеп, мин моны үзем мәдрәсәдә укый башлагач аңладым.
Намаз уку тыелган чакларда әти кырын яткан килеш сиздерми генә укый иде…
Гөлсәрия ханым дини белемне Кукмара мәдрәсәсендә ала.

– Андагы мөгәллимнәр бик таләпчән. Беренче курста ял көнне иртәнге
сигездән унбергә хәтле укысак, икенче курста иртән башлап дүрткә хәтле
укыйсы иде. Уку җиңел түгел, әмма өйрәнә торган әйберләрне инде беләм
кебек иде. Каян килгән ул миңа андый халәт, әйтә алмыйм.
Дини укуларга Гөлсәрия ханым ире Фидәрис вафатыннан соң керешә. Мәет
юарга да шул чорда чакыралар.
– Мәет юучы Сәрвәр апа үлгәч, абыстаебыз Әминә апа мине үзе белән йөртә
башлады. Әле өйрәнеп кенә киләм, авылда мәет бар, ә Әминә апа каядыр
киткән. Тәвәккәлләп, үзем керештем инде.

Язмыш
Фидәрис белән алар йөрешеп өйләнешмиләр. Беренче тапкыр танышуларыннан
соң ун елдан соң гына чыга ул аңа. Чыгу да түгел инде, урлап алып
кайталар дияргә була. Гәлсәрия сеңлесе Гөлирам Иске Пенәгәр егете
Әһлиуллага кияүгә чыга, Фидәриснең шунда күрше килене сеңлесенә күзе
төшә. Гөлсәрия чибәр дә, уңган да. Сеңлесенә туй күлмәген үзе тегеп
бирә. Туй күлмәкләре тегәрлек осталыгы булган кызны сорап килә Әһлиулла
күршеләре, тик Гөлсәрия кияүгә чыгарга ашыкмый, кырт кисә.
Әз дә түгел, күп тә түгел, ун ел вакыт үтә. Фидәрис, каян алган
булгандыр, Гөлсәрия карточкасын ун ел буе үзе белән йөрткән. Йөрәк
түрендә урын алган кызны, яңадан ризалык ала алмагач, хәйлә юлы белән
алып кайтырга булалар. Гөлсәрияне, авылда сабантуй көнне, күршедәге
Әһлиулла белән, сеңлең Гөлирам авырып тора дип,  машина белән килеп
алалар. Тик машина Гөлирамнар янында түгел, Фидәрисләр капка төбендә
туктый. Анда табын җәелгән, туганнар җыелышкан, мулла никах укырга әзер.
Гөлсәрия тагын кырт кисә, машинадан төшми утыра. Үгетләргә Кукмарадан
Гөлбану апасын алып киләләр. Шактый карышып утыргач, йомшый кыз күңеле,
язмышымдыр дип, ризалык бирә. Балалар үстерәләр, тик Фидәрис кенә озын
гомерле булмый. Ә Гөлсәрия апага быел декабрь башында менә җитмеш яшь
тула инде. Узган гомерләр…

Бүген Гөлсәрия ханым  авылда кадергә ия кеше. Мөхәммәтхан кызлары,
әтиләрен,  исемен кыскартып, Хан дип йөрткәннәр, барысы да тормышта үз
юлларын таба. Гөлсәриясе исә, әнә, абыстай. Йөзе нурлы аның, карашы
җылы, куллары шифалы, йомшак. Бу, тормыштан, ни булуга карамый, шөкер
итә белеп,  тирән мәгънәсендә канәгать булудан килә. Киң күңелле ул,
кешеләр шуңа күрә аңа тартыла. Дөньяны сыйдыру өчен киң күңел кирәк шул,
дөнья бит ул!

Шәмсия Хәлимова.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*