Ногинск шәһәре мөселманнары җибәргән чираттагы гуманитар ярдәм сугышчыларга барып ирешкән.
Әле 19 гыйнварда гына әлеге Мәскәү өлкәсендәге шәһәрдә яшәүче кардәшләребез Ногинск Җәмигъ мәчетеннән махсус хәрби операция кырына ярдәм туплап җибәргән иде. Инде 21 гыйнварда сугышчылардан рәхмәт сүзләрен яздырган видео килеп ирешкән.
Бу юлы җибәргән риясыз ярдәм йөгендә 300 пар йон оекбаш һәм перчатка, поход газ плитәләре өчен 200 газ баллон, сөлгеләр, чәй һәм кәһва һәм алар янына тәм-том кергән булган.
Оекбашларны Ногинск Җәмигъ мәчетенә йөрүче туташ-ханымнар бәйләгән.
Әлеге акцияне кардәшләребез «Йөрәгемнең җылысы» дигән исемләгән.
Ногинск Җәмигъ мәчетеннән махсус операция сугышчылары өчен мондый риясыз ярдәм йөге инде 5 ай дәвамында даими рәвештә җибәрелә. Гуманитар ярдәм составына сугышчылар сораган әйберләр генә – азык-төлек, электрон кирәк-ярак, җиһазлар, кием-салым турлана.
“Без җибәргән риясыз ярдәм – ул әйберләр җыелмасы гына түгел. Бу безнең һәр сугышчыга рәхмәтебез, ярдәмебез һәм дога кылуыбыз билгесе. Әлеге зур булмаган ярдәмебез аларга бездән җылылык һәм кайгырту кисәкчеге булып ирешсен. Аллаһы Тәгалә тынычлык сагында торучыларга сабырлык, көч һәм иминлек бирсен”, – дигән Ногинск Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил Әхмәтшин.
Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте