Әлеге чара шәһәребездә өченче тапкыр үткәрелә. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде.

Зур хезмәт тәҗрибәсен туплаган, эшлекле, олы җанлы Рузалия ханым Ибраһимова башыннан ук оештырып йөрде әлеге чараны үткәрүне. Аллаһы Тәгалә үксезләрне, ярдәмгә мохтаҗларны һәрвакыт фәкать аның кебек киң күңелле, җылы куллы кеше белән очраштырсын иде. Изге эшләрегез саваплы булсын, Рузалия ханым! Бу чарада үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина, Рафаэль Габдрахманов та чыгыш ясадылар. Хәйрия чарасы чыгымнарын “Ак калфак” әгъзалары, май-сыр комбинаты, “Диләрә” кафесы (Һәрвакытта ярдәм итә) үз өсләренә алдылар.
–Кемгәдер бу тормышта барысы да бик җиңелдән бирелә, ә кемнәргәдер күкрәк тутырып һава сулар өчен дә, беренче адымнарын атлар өчен дә көрәшергә туры килә. Чит балалар булмый, һәр сабый яшәргә хаклы. Аларны догаларыгыздан ташламасагыз иде. Иң бөек ярдәмчебез–Аллаһы Тәгалә. Әти-әниләренә түземлек, сабырлык бирсен.
ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА, Мамадыш, Татарстан
