Ирләре, уллары, туганнары, әтиләре махсус хәрби операциядә булганда, без дә читтә кала алмадык. Азнакай район шәһәр мәдәният йортында яшеренү челтәрләре үрә башлаганның беренче көннәреннән үк бу хатын-кызлар ярдәмгә килделәр һәм үзләренең “Игелекле йөрәкләр” волонтерлык төркемен булдырдылар. Алар ир-егетләребезгә аз булса да ярдәм булыр, аларны саклар дигән өмет белән һәр көнне иртән эшкә барган кебек үк ярдәмгә киләләр. Волонтерлар арасында яшьләр дә, электән үк йөрүче “Көмеш” волонтерлар да бар. Аларның барысын да авыр вакытта ярдәм кулы сузу теләге, фидакарьлек, игелеклелек берләштерә. Хәрби хезмәт зонасына алар кулы белән үрелгән 800 дән артык челтәр җибәрелде. Һәрберсенең үз шөгыле. Анастасия һәм Артур Арслановлар эштән соң икенче сменага килгән кебек материалны кисәләр һәм шнурлыйлар, Римма Зәйдуллина, Мәүлидә Фәттахова, Җәмилә Мифтахова челтәр кырыйларын эшкәртәләр. Аның өчен материалны тегү фабрикасыннан Илдар Муллаҗанов алып килә. Ә иң авыр үрү эшендә – үз эшләренең осталары: Альбина Миргасимова өйдә 5 баласын карарга да, аларны түгәрәкләргә, төрле чараларга йөртергә дә вакыт таба.
Яңа Юл бистәсеннән үк автобус белән Сәрия Нигъмәтуллина һәм Рәзинә Ямалиева килеп йөриләр. Светлана Тимганова, Миләүшә Галәветдинова, Венера Фәхретдинова, Гөлнәзирә Әгълиева, Сания Бүләкова, Гөлфия Гайнетдинова, Айсылу Сәйфетдинова, Гүзәл Мәхмүтова, Әлфия Мөхетдинова да челтәр үрүдә фидакарь хезмәт куялар. Әле бит челтәргә дигән материалны тасмаларга кисәргә кирәк. Бу эшләрне Зилфия Җамалиева һәм Шамил Ханов башкара. Альбина Шәфыйгуллина һәм Зөһрә Хуҗина тасмалар яхшы эләгеп торсыннар өчен аларны кисеп чыгалар. Хастаханә волонтерлары тасмалардан йомгаклар ясыйлар.
“Игелекле йөрәкләр” яшеренү челтәрләре үреп кенә калмыйлар, алар чәй өчен үләннәр дә җыялар, госпитальгә кирәк-яраклар да әзерлиләр, акчалата да ярдәм итәләр. Җитәкчебез Лилия Нурсәяфовна Басыйрова оештырган чараларда да катнашалар. Волонтерларның эшен һәркем шифалы суыннан авыз итәрдәй зур, чиста елга белән чагыштырыр идем мин. “Чираттагы челтәрне үреп бетергәч, көнебезне бушка уздырмыйча, игелекле эшкә багышлаганга куанабыз”, – диләр алар.
Бергә һәм бердәм булып без таулар да күчерә алабыз. Тизрәк бу хәрби операция тәмамлансын да, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде!
Зилфия Җамалиева
Чыганак: aznakaevo-rt.ru