tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәкләребездә сиксән еллык яра
Йөрәкләребездә сиксән еллык яра

Йөрәкләребездә сиксән еллык яра

Без – совет солдаты Бакый Куликовның оныклары һәм оныкчыклары, бабабыз һәм карт бабабыз белән горурланабыз!

Минем каената әтием Бакый Садретдин улы Куликов 1906 елда Николаевка районы Зур Чирекле авылында дөньяга килә. Әтисе – карт бабабыз сугыш кырында батырларча һәлак була. Бакый бабабыз – сугыш чоры баласы, ятимлектә үсә. Үсеп буй җитеп, егет булгач, матур гына гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы өч балалары туа. Бәхетле, тыныч тормыш турында хыялланып яшәгәндә генә каһәр суккан Бөек Ватан сугышы башлана.

1941 елның сентябрендә Бакый бабабызны фронтка алалар. Карт әбикаебыз – Мәстүрә әбиебез һәм дөньяны белмәгән, күрмәгән өч баласы елап, Аллаһыдан исән-сау кайтуын сорап, теләкләр теләп озатып калалар. Озакламый кышкы салкыннар башлана. Мич ягарга утын юк, ашарга ризык запасы да бетеп бара… Менә шундый авыр вакытта бабакайдан өчпочмаклы хат килеп төшә. Фашистларга каршы сугышучы әтиебез исән-сау икән, тиздән җиңү шатлыгы белән кайтыр, дип бик тә инде сөенәләр. Шуннан соң аның белән элемтә өзелә, бабакаебыздан озак вакыт бернинди хат-хәбәр дә килми. Шул чорда авылда күп кеше ачлыктан үлә. Карт әбиебез, йа, Раббым, сугыш басылып, әтиегез исән-сау кайтсын иде, дип көн саен дога кыла. Өч айдан соң, әни, явыз дошманга каршы сугышканда снаряд шартлап, эчемә осколкалар тулды, хәзер госпитальдә ятам, бүгенгә сау, алдагысы Аллаһы кулында, әгәр күрешә алмасак, бәхил булыгыз, дип язылган хат алалар. Биш ел буе зарыгып көтсәк тә, бабагыздан бернинди хат та килмәде, үзе белән дә күрешеп булмады, дип сөйли иде әбиебез. 1945 елның язында якыннарына, курку белмәс кызылармеец Бакый Садретдин улы Куликов 1942 елда сугышта алган каты яралардан үлде, Смоленск өлкәсенең Износки районы станциясендә туганнар каберлегендә җирләнде, дип язылган кара печатьле кәгазь – похоронка китереп тоттыралар.

Без – совет солдаты Бакый Куликовның оныклары һәм оныкчыклары, бабабыз һәм карт бабабыз белән горурланабыз. Илебезнең матур, бәхетле киләчәге хакына газиз гомерләрен дә кызганмаган бабакаебызның һәм яу кырында мәңгелеккә ятып калган барча мөселман кардәшләребезнең рухлары шат булсын, Аллаһы Тәгалә аларга шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итсен иде.

Без бабакаебыз турында истәлекләрне йөрәкләребездә мәңге онытылмас яра итеп саклыйбыз…

Оныкчыклары Нурия, Наилә, Әлфия һәм Рафаил.

Килене Заһирә әби КУЛИКОВА,

Зур Чирекле авылы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*