tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәкләрне ачкан «Рамазан Кәрим» очрашуы
Йөрәкләрне ачкан «Рамазан Кәрим» очрашуы

Йөрәкләрне ачкан «Рамазан Кәрим» очрашуы

Чуна бистәсенең татар мәхәлләсе мәктәп укучылары белән очрашкан. Бу хакта мәхәллә рәисе Финдия Дәүләтхуҗина хәбәр итте.

18 март көнне Чуна бистәсендә төзелеп килүче «Ихлас» мәчетенең имамы Сәлахетдин Сәгъдиев белән мәхәллә рәисе Финдия Дәүләтхуҗина Өч нарат (Күлиш) авылы халкы белән очрашуга барган.

Әлеге татар авылы Чуна бистәсеннән 48 чакрымда урнашкан. Авылда аграр юнәлештә белем бирүче
9 сыйныфлы мәктәп бар икән. Мөселман җәмәгатьчелеге башта балалар белән күрешкән. Мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар аларны бик шатланып каршы алган.

«Кызыклы уеннар һәм мавыктыргыч бәйгеләр аша Рамазан аеның мәгънәсен аңлатырга тырыштык, балалар халкыбызның рухи-милли горефләре белән танышуны ихлас күңел белән кабул итте, Рамазанга багышланган рәсемнәр ясаганнар иде. Алар үзләрен гаять зур мөселман дөньясының бер өлеше итеп күрде», – дип сөйләде Финдия Давлятхозина

Шул ук көнне мәктәптә үк олылар белән дә очрашу үткәргәннәр. Анысы татарча гына узган – Өч нарат авылының халкы әле туган телендә аралаша. Сәлахетдин хәзрәт белән Финдия ханым дини вәгазь сөйләгән, Чуна бистәсе мөселман оешмасының эшчәнлеге белән таныштырган. Милләттәшләр очрашуы җәмәгать намазы һәм татар ашлары тәкъдим ителгән авыз ачу мәҗлесе белән төгәлләнгән. Табынга токмачлы аш, өчпочмак, бавырсак, кыстыбый, пәрәмәч пешердек, диде Финдия ханым.

Милләттәшләргә тансык әлеге очрашу Өч нарат авылы өлкәннәренең күңелен йомшарткан, алар Чуна бистәсе кардәшләреннән киләсе очрашуга намазга өйрәткән, динебезне аңлаткан китаплар алып килүләрен дә сорап калган.

Онытылмаслык бәйрәм оештырганнары өчен мәктәп укучылары Финдия Дәүләтхуҗинага рәхмәтен мәктәпнең вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә дә ирештергән.

Өч нарат авылындагы авыз ачу мәҗлесе Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе тарафыннан меценат Сөләйман Кәримов акчасына оештырылган «Рамазан Кәрим-2025» акциясе нигезендә тормышка ашырылган.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*