Күпләр хәзерге вакытта гаиләдә күп бала тәрбияләү авыр дип уйлыйлар. Моны матди чыгымнарның, бала тәрбияләү белән бәйле мәшәкатьләрнең берничә тапкыр артуы белән аңлаталар. Ләкин өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүчеләр, киресенчә, бер балага караганда, берничә бала үстерүе күпкә җиңелрәк, ә гаилә зур һәм тату булса, авырлыклар куркытмый дип исәплиләр. Газетабызда «Әни шатлыгы» дигән яңа рубрика ачып җибәрәбез. Анда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Алар яшьләргә дә үрнәк булыр дип ышанабыз.
Сезгә үземнең ничек итеп күпбалалы әни һәм «Әни шатлыгы» («Мамина радость») аналар һәм балалар фонды җитәкчесе булып китүем турында сөйлисем килә.
Минем тормышым һәрбер кызныкы кебек башланды: өй, мәктәп, институт, дуслар. Бервакыт мин булачак иремне очраттым. Ул, танышканнан соң, икенче көнне кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Шуннан соң өч ай узгач, өйләнештек. Миңа ул вакытта – 18, ә иремә 23 яшь иде. Беренче балабыз тугач, безнең төп максатыбыз әти-әни булу икәнен аңладык. Бүген берсеннән-берсе матур, акыллы 7 балабыз бар. Безнең йортыбыз шау-шу, көлү тавышлары һәм бәхет белән тулы. Әлбәттә, авырлыклары да була, әмма мин зур, тату гаиләм булганы өчен Аллаһы Тәгаләгә көн саен рәхмәтлемен.
Күпбалалы гаиләм бәяләп бетергесез хәзинәм икәнен аңлап, мин авыр тормыш хәлендә калган әниләргә һәм балаларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында уйлана башладым. Нәкъ менә шул вакытта «Әни шатлыгы» фонды булдыру фикере туды. Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәте, активист, волонтер Ләйсән Сәлимова, Удмуртиянең «Татар эшмәкәрләре клубы», «Меценатлар клубы» иганәчеләре ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, булачак әниләргә матди ярдәм күрсәтә һәм консультацияләр оештыра башладык. Мин башка кешеләрне бәхетле итүгә үз өлешемне кертә алуым белән горурланам, аларның тормышын бераз яхшырта алуыма шатланам. Күпбалалы әни һәм «Әни шатлыгы» аналар һәм балалар фонды җитәкчесе булуым – минем яраткан эшем генә түгел, ә тормыштагы максатым да.
Еш кына миннән: «Күпбалалы ана булу һәм фонд эше бер-берсенә комачау итмиме?» – дип сорыйлар. Юк. Һәр бала индивидуаль. Һәрберсенең үз холкы, үз дөньясы бар. Хәтта кечкенә булса да, аңа шәхес буларак карарга кирәк. Мин үз балаларыма дус булырга тырышам. Өлкәнрәкләре белән инде җиңелрәк, алар минем эшемнең бөтен җитдилеген аңлыйлар һәм үзләре дә актив катнашалар. Бергәләп балалар йортларына йөрибез, кызым минем белән без патронажлыкка алган гаиләләргә бара. Мин аңа тормышта очрый торган авырлыклар турында сөйлим, нәтиҗәләр ясыйбыз, ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнлеге турында фикер алышабыз. Кечкенәләрне әле фонд эшенә тартмыйбыз. Ике улыбыз футбол белән шөгыльләнә, аларның ярышларына йөрибез.
Без ирем белән балаларны башкаларның кайгысына һәм проблемаларына битараф булмаслык итеп тәрбияләргә тырышабыз. Үз гаиләмнең ярдәмен тойганга күрә, мин һәр яңа проектта, уртак киләчәгебез өчен эшләнгән һәр адымымда илһам табам. Бу юл, җиңел булмаса да, тирән канәгатьлек хисе һәм тормыш мәгънәсен бирә.
Балаларны тәрбияләүдә мөһим булган тагын бер әйбер – ата-ана арасындагы мәхәббәт. Балалар ата-аналарының мөнәсәбәтен, бер-берсенә карата ихтирамны күрсеннәр иде. Өйдә мин уңайлылык, җылы мохит тудыра торган гади әни. Балаларның үз бурычлары бар. Мәсәлән, ял көннәрендә бергәләп өй җыештырабыз: олылар идәннәрне юа, кечкенәләр тузан сөртә һәм уенчыкларны җыеп куялар. Кызлар белән бергә ашарга пешерәбез, табын әзерләп, әби белән бабайны кунакка чакырабыз. Үз гаиләм белән бәхетле мин.
Әлфия Вәлиева, «Әни шатлыгы» аналар һәм балалар фонды җитәкчесе.
Источник: yanarysh.ru