tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада узган очрашудан алган тәэсирләр
Йошкар-Олада узган очрашудан алган тәэсирләр

Йошкар-Олада узган очрашудан алган тәэсирләр

22 март көнне татар халкының үсеш юллары турында Марий Эл, Чувашстан республикалары, Киров, Түбән Новгород өлкәләре татарлары Йошкар-Олада җыелып сөйләштеләр.

Нижгар өлкәсеннән бу очрашуда ике дистәгә якын актив җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Делегацияне өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов җитәкләп барды. Аралашып-сөйләшеп барганга дүрт сәгатьлек юл сизелмәде дә һәм иртәнге ун сәгатьтә безне шәһәрнең татар үзәгендә җылы каршы алдылар.

Марий-Эл республикасы зур түгел, халык саны нибары 700 меңгә якын. Халыкның күпчелеге руслар, сан буенча икенче урында марилар, өченчедә – татарлар, бүгенгә алар 46 мең исәпләнә. Йошкар-Оланың үзендә 280 мең чамасы кеше яши, шуның 12 меңе татар. Калган татар халкы төрле районнарда яшәп көн күрә, Республиканың 36 торак пунктында алар компакт яши, 19 мәктәптә татар теле укытыла. Бар җирдә дә телне, динне, мәдәниятне саклап үстерүгә зур әһәмият бирелә, ә инде башкалада ике катлы татар үзәге булуы аеруча сокландырды, чөнки безгә андый турында әле хыялланырга гына.

Йошкар-Олада татар үзәге тулаем диярлек Республика хөкүмәте балансында, дөресрәге – мәдәният министрлыгы карамагында. Анда 19 кеше эшли, хезмәт хаклары да ярыйсы. Һәр иҗади коллективларның репетицияләр өчен махсус җиһазландырылган бүлмәсе бар. “Булгар” бию төркеме, гөсләчеләр (гусляры) ансамбле, вокаль төркемнәре безнең як тамашачысына да яхшы таныш, чөнки Спас районы Бозлау авылында уздырылып килгән “Милли көй” фестивалендә алар берничә тапкыр катнаштылар.

Мәдәни чаралар уздырыр өчен 200дән артык урынлы тамаша залы да бар, коридорлардагы диварларга татар язучыларының, билгеле җәмәгать эшлеклеләренең портретлары эленгән, балаларның рәсемнәре дә шунда урын алган. Бигрәк кунакчыл да мари илендә яшәүче милләттәшләребез – ачык чырай белән каршы алып, үзәкне күрсәтеп йөрделәр, шәһәр буенча кызыклы гына экскурсия оештырдылар. Шәһәрнең үзәк мәйданы бик матур, үзенчәлекле архитектуралы, үзебезне Голландия кебек илдә хис иттек, ул шулай Амстердам мәйданы дип атала да хәтта.

Регионнардан килгән делегацияләр, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре үзәкнең тамашачылар залына Васил Гаязович белән очрашуга җыелды. Аны Республика татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Әмир Шакиров ачып җибәрде һәм кунакларны җылы сәламләп, сүзне Республика хөкүмәтенең эчке сәясәт министры Михаил Даниловка бирде. Михаил Викторович Мари илендә узган бу утырышның тарихи вакыйга булуын ассызыклады һәм уңышлы эш теләде.

Аннары Васил әфәнде бер сәгать дәвамында үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Аның төп темасы – “Кем мин – татар булмагач”, максаты – үзгәрештәге дөньяда татар үзаңын һәм конкурентлыкны үстерү. Төп юнәлешләре: мәгариф һәм фән; мәдәният һәм тел; мәгълүмати мохит; традицияләрнең яшәү мәйданы; бар эштә дә бердәмлек. Принциплары: бердәм социаль-мәдәни тирәлекне хәрәкәткә китерү (генерация); татар дөньясын заман таләпләренә тәңгәлләштерү (адаптация); татар милләтенең тотрыклы үсешенә ирешү. Кыйммәтләр булып, әлбәттә, гаилә, йола-гадәтләр, бәйрәмнәр, рух һәм иман тора.

Васил Гаязович бик гади һәм аңлаешлы итеп сөйләде, ә тулаем үсеш стратегиясенең эскизы белән Бөтендөнья татар конгрессының официаль сайтында танышырга мөмкин.
Утырышны Республиканың имам-мөхтәсибе изге Коръән сүзләре белән, дога кылып тәмамлады.

Нижгар өлкәсе татарлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*