tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуй башланды
Тиздән бәйрәмнең тантаналы ачылышы һәм милли уеннар башланачак.

Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуй башланды

Бүген Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуй үтә. Бәйрәмдә әдәби-музыкаль, күңел ачу, уен, сәүдә мәйданчыклары тәкъдим ителгән. Алар чарада катнашучыларга бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкинлек бирәчәк.

Биредә милли традицияләрне күрсәтүче стильләштерелгән авыл мәйданчыгы да бар. Шулай ук Татарстан осталарының халык сәнгать эшләнмәләре һәм халык уеннары ярминкәсе оештырылды.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Марий Эл Республикасы Башлыгы Юрий Зайцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев килде. Алар биредә тәкъдим ителгән мәйданчыклар һәм ярминкәләр белән таныштылар.

Тиздән бәйрәмнең тантаналы ачылышы һәм милли уеннар башланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*