tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырыш узды
Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырыш узды

Йошкар-Олада XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү буенча утырыш узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасында. Биредә ул XXIV Федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча утырышта катнашты. Утырышны Марий Эл Республикасы башлыгы, Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе Юрий Зайцев үткәрде.

Чарада шулай ук Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов, Марий Эл Республикасы спорт һәм туризм министры Лидия Батюкова, Марий Эл Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Герасименко, Марий Эл Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Андрей Кондратенко, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Утырышта оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Программага Идел буе федераль округы төбәкләре катнашучылар белән ат спорты ярышлары, концерт программасы, милли көрәш кертелгән. Сабантуйда “Милли кухня”, “Китап ярминкәсе”, “Татар базары”, “Осталар шәһәре” һәм башка мәйданчыклар эшләячәк. Шулай ук бәйрәмдә парашютчы-спортчыларның күрсәтмә чыгышлары узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*