tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрән урта мәктәбендә “Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат сәхифәләре” дип аталган әдәби чара узды
Үрән урта мәктәбендә “Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат сәхифәләре” дип аталган әдәби чара узды

Үрән урта мәктәбендә “Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат сәхифәләре” дип аталган әдәби чара узды

Үрән урта мәктәбендә “Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат сәхифәләре” дип аталган әдәби чара узды. Әлеге очрашу авыл китапханәчесе Эльвира Кәримова һәм ана теле укытучысы Фәридә Сафиуллова тарафыннан оештырылган иде.

26 апрельдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Аның әсәрләре балаларны туган якның гүзәллегенә соклана белергә, игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел һәм тәвәккәл булырга өйрәтә. Яраткан әдибебез безгә бай рухи һәм әдәби мирас калдырган – кыска гына вакыт эчендә йөзләгән шигырь, тугыз поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат итәргә өлгергән.

Әдәби чарада без балаларга Тукайның авыр бала вакыты, ятимлектә үсүе, тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләдек. Балалар әдипнең Туган илгә, газиз ана телебезгә, гади халык тормышына багышланган шигырьләрен яңгыраттылар һәм әкиятләре – “Су анасы”, “Шүрәле” поэмалары белән таныштылар.

Укучылар видеопрезентацияне карап, бай эчтәлекле китаплар күргәзмәсе белән танышканнан соң, Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырладылар. Шунысы аеруча игътибарга лаек: малайлар һәм кызларның күбесе Тукай әсәрләрен өйләренә укырга алып киттеләр. Димәк, яшь буын сөекле шагыйребез иҗаты белән кызыксына әле.

Эльвира КӘРИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*