Чардаклы районы Үрән авылы халкы СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. Шушы көннәрдә генә мәдәният йортында хәйрия концерты узды.
Һәр гамәлнең үз вакыты булган кебек мондый чаралар да үз вакыты җитмичә узмый. Бу чара да Чардаклы районы ветераннар советы планына кертелеп, май-июнь айларында булыр дип фаразланган иде. Авылыбыз халкы СВОдагы егетләргә төрле формада ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, апрель аенда Рәис Бари улы Нурулловның спонсорлык ярдәме белән генератор сатып алынып, ветераннар советы исеменнән 104 нче дивизиягә илтеп тапшырылды. Халыктан акча җыеп та, токмачлар кисеп тә фронтка җибәрәбез. Һәркем булдыра алганча ярдәм итә, сугыш кына тизрәк туктасын иде.
Чардаклы районында хәйрия концерты беренчеләрдән булып Үрән авылы ветераннар советы рәисе Г.З.Герасимова инициативасы белән оештырылды. Анда өлкән яшьтәге җырчылар Наилә Әхмәтвәлиева, Мәдинә Хайруллина, Рамил Рамазанов, Разыя Хамзина, Фәния Шакирова белән укытучы Венера Бадамшинаның балалар ансамбле һәм Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамбле кызлары (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова) катнашты. Программа бик үзенчәлекле һәм эчтәлекле итеп төзелгән иде. “Без еракта идек” җыры, “Солдатлар”, “Бөркет турында баллада”, “Әтиемә хат”, “Кошлар көе”, Рүзәл Минһаҗев шигырьләре, Разия Хамзинаның “Туган авылым”, “Балама” шигырьләре, “Сагынганнар сабыр була” җыры беркемне дә битараф калдырмады, күзләрдәге яшь бөртекләре әнә шуны аңлата иде.
Мөхтәрәм кунаклар – Чардаклы районы ветераннар советы рәисе Валентина Барахтина, татар автономиясе җитәкчесе Җәүдәт Мубинов, авыл администрациясе башлыгы Илдус Хабибуллин рәхмәт сүзләре белән токмач кисүчеләрне һәм изге эшкә ярдәм итүчеләрне канатландырып җибәрделәр. В.П.Барахтина белән Җ.А.Мубинов токмач кисүче апаларга һәм мәктәп балаларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
“Чардаклы районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.З.Герасимова күптән түгел генә үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте, шул уңайдан аңа истәлекле бүләк белән грамота тапшырып, киләчәктә дә актив булуын телибез,- диде Җ.А.Мубинов. – В.П.Барахтина да шушы көннәрдә гомер бәйрәмен каршылады. Без аның белән күп еллар бергә эшләдек, алдагы көннәрдә дә бер юлдан барыйк, рәхмәт сезгә!”
Ә хакимият башлыгы И.И.Хабибуллин Үрән авылында изге эшнең ничек башлануы һәм дәвам итүе, Казан белән Самарадан, хәтта Америкадан да ярдәм килеп торуы, мәктәп укучыларының да бик теләп булышулары турында сөйләде.
“Хәйрия концерты Чардаклы районында беренчеләрдән булып Үрәндә уза. Оештыручы, бер эштән дә читтә калмыйча, ярдәм итеп торучы Г.З.Герасимовага бик зур рәхмәт, ә артистларыбызга икеләтә рәхмәт”,- диде В.П.Барахтина.
Тамашачылар, авылдан СВОда катнашучы егетләрнең әти-әниләре, туган-тумачалары исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез, диделәр. Ә концертны берүк вакытта Африкада һәм Мәскәүдә дә тыңладылар. Анда якташ егетләребез үзләренең сугышчан бурычларын үтиләр.
Залга җыелган халык шулай ук Чардаклының Северная урамында урнашкан “Победа” кибете хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерүне сорадылар. Алар СВОда һәм Африкада хезмәт итүче егетләребезгә күчтәнәчләр әзерләп, матур итеп төреп, безне озатып җибәрделәр, диде сугышчыларның әти-әниләре.
Нинди күркәм, саваплы эшләр! Бу эшләр төрле формада эшләнсә дә, алар ихлас күңел, олы йөрәк белән оештырылган чаралар. Мәсәлән, сугышчы егетләребезгә дарулар алып җибәрү өчен байтак кына акчалата ярдәм җыелды. Балаларыбыз гына исән-сау булсыннар, сугыш кына тизрәк бетсен, безнең күңелләрне күтәргән өчен үзешчән артистларга зур рәхмәт, дип таралыштылар тамашачылар.
Үрән авылы халкы
Чыганак: emet73.ru