tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрәннән – СВО зонасына
Үрәннән – СВО зонасына

Үрәннән – СВО зонасына

Чардаклы районы Үрән авылының уңган хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга җибәрү өчен бергә җыелып токмач кискәннәр.

Токмач ашын ашаганда егетләребез өйләрен, якыннарын искә төшерсеннәр, тәмле ризыкларыбыз аларга дошманны җиңү өчен көч өстәсен, ди алар.

Үрән авылы хуҗабикәләре фронтка гуманитар ярдәм җыеп озату белән менә ике елдан артык инде шөгыльләнәләр. 3000 йомыркадан камыр басып токмач кискәннәр. Алар токмач тутырган посылка өйләреннән еракта булган сугышчыларга барып җитеп, һәркайсын шатландырыр дип ышаналар. Кулдан кискән токмач юлда бозылмый һәм сугыш барган җирдә тамак ялгап алу өчен менә дигән кайнар ризык бит.

Үрән урта мәктәбе укучылары да изге эштән читтә калмый. Алар дүшәмбе көннәрендә дәресләрдән соң калып, гуманитар ярдәм туплауда катнашалар, солдатларга хатлар язалар, алгы сызыкка – передовойга җибәреләчәк токмач белән кирәк-яракларны тартмаларга тутыралар.

“Бүгенге көндә бу безнең иң зур эшебез, иң зур проектыбыз һәм якташ егетләребезгә иң зур ярдәмебез. Йөрәк, күңел җылысын куеп әзерләгән милли ризыкларыбыз Туган илебезне саклаучыларга барып җитсен һәм алар тиз арада Җиңү шатлыгы белән туган якларына, өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде”,- ди Үрән авылы уңганнары.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*