tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк алырлык кызлар
Үрнәк алырлык кызлар

Үрнәк алырлык кызлар

Өлкә чик сакчылары махсус хәрби операция зонасына җибәргән 31 нче гуманитар ярдәмне озату чарасында Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән милләттәшләребез арасында балалар да булды. Төмән районы, Шыкча авыл хакимиятеннән көмеш волонтер Земфира Рәхимова җитәкчелегендә килгән Зилия белән Аделина Әминовалар «Фронтка коры борщ 72» өлкә иҗтимагый оешмасы исеменнән: «Россия Федерациясенең махсус хәрби операциясендә катнашучыларга актив гуманитар ярдәм иткән өчен» дип язылган Рәхмәтнамә белән бүләкләнделәр.

Быел Зилия 10 нчы, ә Аделина 5 сыйныфка укырга керәләр. Алар елдан артык Земфира Рәхимова белән көн саен ярдәм итеп, 20 литрлы чиләккә бәрәңге әрчеп, аны пешереп, аннары киптерә торган машинкага сыярлык зурлыкта турап, әзерләп бирәләр. Ай саен 15 кг кипкән бәрәңге җибәреп торалар. Анда кипкән ит, бәрәңге, кишер, суган, чөгендерне кушып, бер пакетка тутыргач, коры аш барлыкка килә. Бу ашны алгы сызыктагы егетләребез бик көтеп торалар. Җитәкчеләре әйтүенчә, кызлар бик тырышлар, тыңлаулы, мәрхәмәтле, пөхтәләр һәм аларда зур җаваплылык, патриотик хис сизелә. Шушы вакыт эчендә алар беркайчан да сынатмыйча, үз вазифаларын төгәл үтиләр. Кызларга яңа уку елында, киләчәк тормышларында зур уңышлар, олы казанышларга ирешүләрен телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*