Ни сәбәпле, каян килгәндер бу ырым 13 саны — бәхетсез сан, дип санала. Әмма кеше язмышын бит саннар хәл итми, Аллаһы Тәгалә язганны гына күрәбез. Әлбәттә, адәмнең үзеннән дә күп тора, “сәбәбенә керешергә кирәк”, “сакланганны Аллаһ саклый” дигәннәре күп очракта бәхет үз кулыбызда икәнне аңлата.
Менә Бозлауда гомер итүче Равил Талипов та туган көне 13ендә булуына карамастан, бәхетле гомер кичерә. Кая туган — шунда яраган дигән әйтемне истә тотып, читтән бәхет эзләми, туган авылында төпләнеп кала. Балачак, яшүсмер чагы барлык яшьтәшләренеке кебек гади уза — әти-әнигә йорт эшләрендә булышу, буш вакытта дуслары белән уйнау. Узган гасырның 1960-1970 елларында бит авыллар гөрләп яшәде, халык саны да, бала-чага да күп иде.
Мәктәпне тәмамлап, ул башта Ватан алдындагы хәрби бурычын үти, ә инде аннары һөнәр сайлаганда, икеләнеп тормыйча укытучы булырга карар кыла, моңа әтисенең үрнәге дә йогынты ясагандыр, чөнки Бөек Ватан сугышы ветераны Диян абый гомерлек укытучы, күп еллар мәктәп директоры да булып тора һәм Равил да әтисе юлыннан китә. Бозлау мәктәбендә ул Горький педагогия институтын тәмамлап, 1980 елда эшли башлый, 1988 елда яшь, перспективалы педагогны директор итеп билгелиләр һәм 2011 елда мәктәп ябылганчы җитәкчелек итә. “Бик кызганыч булды мәктәбебезнең ябылуы, балалар саны кискен кими барды, мин эшкә килгәндә 300дән артык укучы иде, 16 бала белән яптык”, — ди Равил.
Энергиясе ташып торган, оештыру сәләте зур булган ир уртасы кул кушырып утырмый, әлбәттә, җирле мәдәният йортына директор булып урнаша. Мәдәният учагы аның җитәкчелегендә бик актив эшчәнлек алып бара, һәвәскәр артистлар төрле дәрәҗә конкурс-фестивальләрдә катнаша, авылда да мәдәни тормыш гөрли. Биредә халык ул яктан бик актив, яше-карты һәрвакыт зур теләк белән үзешчән сәнгатьтә катнаша.
Мәдәният өлкәсендә 12 ел эшләп, 2023 елда гына лаеклы ялга китә язма герое.
Тулаем бирелеп, күңел куеп, нәтиҗәле эшләр өчен һәр кешенең күңеле тыныч, шәхси тормышы матур булырга тиеш. Равил Дияновичның нәкъ шулай, ничек әйтмешли, тылы нык булган һәрвакыт. Күрше Ишавыл кызы Рокия белән алар 1983 елда гаилә коралар һәм менә дүрт дистә елдан артык инде бер сүздә, бер киңәштә булып, дус-тату гомер итәләр. Рокия күп еллар җирле амбулаториядә шәфкать туташы булып хезмәт иткән, ике бала — Рафаэль белән Динараны тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр. Алар икесе дә гаилә корып, башкалада төпләнгән, әби-бабайның шатлыгы булып дүрт оныклары үсеп килә. Рафаэльның уллары Данияр белән Вилдан егет булып киләләр инде, Динараның игезәк малайлары Амир белән Амин быел 1 класска баралар.
Барысы да әби-бабайның көтеп алган кунаклары, әлбәттә. “Аллаһыга шөкер, килен-кияүдән дә уңдык, Эльвира белән Дамир үз балаларыбыз кебек, итагатьле, ихтирамлылар”, — ди Равил.
Талиповлар һәрвакыт зур хуҗалык тоткан, хәзер дә яшелчә-җимешен үстерәләр, барлык йорт эшләрен икәүләшеп башкаралар. Мин Равилны ике дистә елдан артык инде беләм, ул бик тәрбияле, сабыр, басынкы, һәр сүзен үлчәп кенә сөйли. Авыл халкы арасында да абруе зур, гаилә башлыгы буларак та бар яктан да үрнәк.
13 июльдә Равил әфәнде үзенең 70 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте. Бу яшьтә инде үткән тормыш юлына бертөрле нәтиҗә ясарга була, аның нәтиҗәсе куанырлык, ир кешегә тиеш булган вазифаларны үтәгән — йорт-җирләре искиткеч төзек, агачлары шаулап үсә, бала, оныклары куандыра, пар канаты янәшәсендә.
Хөрмәтле Равил Диянович, сезне ихластан матур юбилеегыз белән котлыйбыз, корычтай саулык, парлы озын гомер телибез, якыннарыгызның яратуын тоеп, кадер-хөрмәттә, бәхет-шатлыкта озык кына яшәргә, күп кенә юбилейларны каршы алырга язсын Аллаһы Тәгалә.
Найлә Жиһаншина
Түбән Новгород өлкәсе