tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк әти
Үрнәк әти

Үрнәк әти

Ульяновскида Әтиләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Әлеге бәйрәмдә “Ел әтисе” өлкә конкурсына йомгак ясап, балаларын тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган үрнәк аталарга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Павловка район үзәгендә яшәүче Рушан Шәвкәт улы Ибраһимов Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул – игелекле, хезмәт сөючән, ярдәмчел кеше, кайгыртучан ир һәм ата. Хәләл җефете Галия Али кызы белән биш бала – кызлары Алия белән Латифаны, уллары Хәсән, Харун белән Хәлидны тәрбияләп үстерәләр. Балаларны тәрбияләүдә атаның роле бәяләп бетергесез, әти кеше, аның яшәү рәвеше, тәртибе сабыйлар өчен үрнәк булып тора, ди ул.

Рушан Шәвкәт улы районның иҗтимагый тормышында катнаша, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә, спорт ярышлары оештыра.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*