tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк гаилә
Үрнәк гаилә

Үрнәк гаилә

14 августта Төмән өлкәсе барлыкка килүгә 80 ел тула. Һәр төбәкнең төп байлыгы – ул талантлы, тырыш, ярдәмчел, туган җиргә тугры кешеләре. Безнең өлкәдә дә эшчән кешеләр, үрнәк гаиләләр бик күп. Аларны хөрмәтләү, таныту буенча зур эш башкарыла.

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында да иң өлкән, хөрмәткә лаек, шушы төбәктә туып-үскән, шушында матур гомер кичерүче Динара апа белән Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллиннар яши. Алар бриллиант туйларын билгеләп үткән, матур картлыкларын каршылаучы, 60 ел парлап канат кагып, тигез гомер кичереп, тормышның рәхәтен, кадерен белеп, башкалар өчен дә үрнәк булып яшәүчеләр. Гомер тарихларына күз салып үтсәк, аларның икесенең дә балачагы, яшьлек чоры авыр елларга туры килә. Тормышлары җиңелдән башланмаса да, зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.

Дәүләтгәрәй абый 1929 елның 17 августында Бибиҗиһан һәм Җиһангәрәй Хәбибуллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә барлыгы биш бала үсәләр. Дүртенче сыйныфтан соң ук Дәүләтгәрәй абый колхоз эшләрендә катнаша башлый. Егерме яшендә Совет Армиясенә китә, ул өч ел ярым Кытайда хезмәт итә. Демобилизациядән соң Владивостокка юнәлә. Анда ул сәүдә флотына эшкә урнаша, башта пешерүче, аннары боцман була. Ул берничә тапкыр Тын океанны, күп кенә диңгезләрне кичкән, утыз илдә булган кеше. Ун елдан соң туган авылына кайта. Аны почта мөдире булып эшләр өчен укырга җибәрәләр. Ун ел шунда эшли. Шулай ук партия оешмасының алыштыргысыз секретаре була. Ихтирамга лаек хезмәткәргә ферма мөдире, колхозның зоотехнигы вазифасын тапшыралар.

Авыл өчен янып яшәүче Дәүләтгәрәй абый 1997 елда туган җирендә мөселман оешмасын оештыра һәм озак еллар рәислек итә. Аның зур хыялы – авыл мәчетен торгызу була. Шул елны Түбән Тәүде районы администрациясе башлыгы Зөфәр Әхтариев, якташлары ярдәме белән иске мәчетне торгыза башлыйлар. Бинаны кирпеч белән тышлыйлар, манара урнаштыралар. Мәчет 2002 елда тантаналы рәвештә ачыла. Дәүләтгәрәй абый тырышлыгы белән имам гаиләсенә дә зур, иркен йорт төзелде.

Тормыш иптәше белән Дәүләтгәрәй абый Төмәндә укыганда драмтеатрда таныша. Динара апа пьесада уйный. Ул вакытта Динара апа Ямбай мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Гаилә корып, алар Киндерле авылында яши башлыйлар. Динара апа да кырык елдан артык гомерен балалар укыту, тәрбияләүгә багышлый. Хәзерге көнгә кадәр укучылары апаны хөрмәт итәләр, зур ихтирам белән искә алалар.

4 августта Динара апага – 90 яшь тулса, 17 августта Дәүләтгәрәй абыйга 95 яшь була. Алар икесе дә – хезмәт ветераннары, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар. Алар улларына яхшы тәрбия, белем биреп зур тормышка аяк бастыралар. Бүгенге көндә 60 ел элек кабызган гаилә учакларын сүндермичә, улларының гаиләсе, оныкларының күңел җылысын тоеп, уңышларына сөенеп яшиләр.

Яшьләре олы булуга карамастан, алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә бакча эшләренә тотыналар. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бирә. Йортлары, бакчалары һәрвакыт тәртиптә, чәчәккә күмелгән, әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора.

Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде күпме гомер үтеп киткән. Бу бит – бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер бәхет! Тигез, озын гомер итү серен алар тату яшәүдә, хезмәт сөюдә, бер-береңә хөрмәт, ихтирам белән карауда, ә иң мөһиме, тормышны яратуда, аның бөтен авырлыкларын бергә кичерүдә, сабырлыкта дип билгелиләр.

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА, Төмән шәһәре.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*