tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк гаилә
Үрнәк гаилә

Үрнәк гаилә

Румил белән Наилә Гарифуллиннар икесе дә Өчкаен авылының матур табигать кочагында үсеп, икесе дә мәктәптә бер сыйныфта укып, вакыт җиткәч, гаилә корып җибәрделәр.

Румил кечкенә чактан ук әти–әнисенең кул арасына кереп, физик хезмәт белән чыныгып үсте. Туган авылында мәктәпне тәмамлап, унсигез яше тулгач, армия сафларына китте. Туган ил каршындагы изге бурычын намус белән үтәп кайткач, үз авыл җирлегендәге колхозга механизатор булып эшкә урнашты. Җитди, эш сөючән Румил үзенә кушылган һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарды. Бөтен илдә үзгәртеп кору – перестройка башланып, колхозлар таркалгач, гаиләсе белән шәһәргә күченеп китте. Ләкин анда озак яши алмадылар, чөнки туган як, туган авылны ярату хисе күңелләреннән чыкмыйча, үзенә тартып торды. Шуңа күрә алар, озак уйланып тормыйча, авылга әйләнеп кайтып, туган нигезләрендә яши башладылар. Румил һәм Наилә бөтен тырышлыкларын куеп, үз эшләрен башлап җибәрделәр – шәхси хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр үрчетүгә керештеләр.

Тыйнак, сөйкемле, эшчән тормыш иптәше Наилә белән туган як кырларында өлгергән сусыл үлән, печән ашап үскән сыерларның хәләл сөте, бозауларның хәләл ите белән туганнарын, авылдашларын тәэмин итеп торалар. Малларны ашату өчен азык әзерләү, аларны асрау күп көч таләп итә, ләкин Гарифуллиннар зарланмыйлар, барысына да өлгерү өчен иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Аларның шәхси хуҗалагында малларны асрау өчен бөтен шартлар тудырылган. Бәрәңге, яшелчә бакчаларында да тәртип хөкем сөрә.

Авылдашлары, күршеләре Румил белән Наиләнең тырышлыгы, эшчәнлеге, кешелеклеге турында сокланып сөйлиләр. Алар гаҗәеп дәрәҗәдә мәрхәмәтле, игелекле, кунакчыл бит. Газиз әниләренә олы хөрмәт күрсәтәләр, аның урыны һәрвакыт түр башында. Кунакка кайткан күп санлы туганнарын ачык йөз белән каршы алып, һәрберсенә өстәл тулы сый-хөрмәт куеп, төп нигезне саклап, муллыкта яшиләр. Өйләре заманча җиһазландырылган, анда һәрвакыт чисталык, пөхтәлек.

Румил үзенең уңган, ягымлы тормыш иптәше Наилә белән ике кыз үстереп, хезмәткә өйрәтеп, олы тормыш юлына бастырдылар. Аларны татар халкының гореф–гадәтләрен, йолаларын саклап яшәргә өйрәттеләр, балалары, оныклары өчен бөтен яктан үрнәк булып яшиләр. Барлык туганнарын җыеп, Рамазан аенда ифтар ашлары, Коръән мәҗлесләре үткәреп, корбан чалып, Мәүлид бәйрәмнәре уздырып, кардәшлек җепләрен ныгытып гомер итәләр алар.

Румил үзенең Әхмәт бабасының изге эшен дәвам итеп, авылыбызның зиратын тәртиптә тотуга да зур өлеш кертә.

Румил ачык йөзле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Авылдашларының берәр төрле йомышы төшсә, ул тиз арада ярдәмгә килеп җитә. Күршеләре, без аңа бик рәхмәтлебез, безнең авылны ул гына тота, диләр.

Наиләбез татар җыр-моңнарын бик ярата, ул тальян гармунда үзебезнең көйләрне матур итеп башкара. Туганнары кайткач, гармунын алып, татар көйләрен уйнап, аларның кәефләрен күтәрә.

Румил белән Наилә шушы изге эшләре, туганлык хисләрен саклаулары өчен авылдашларыннан, кардәшләреннән рәхмәт сүзләре ишетеп яшиләр. Олы рәхмәт сүзләренә алар бик тә лаек!

Әлфидә МУСТЕЕВА,

педагогик хезмәт ветераны.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*