Татарстанның Тәтеш районында татар хатын–кызларының «Ак калфак» оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Актив җәмәгать эшлеклесе, «Колос» ширкате hәм крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Римма Сафиуллова әйдәп барган әлеге оешма ана телен, милли мәдәниятебез hәм гореф–гадәтләребезне саклап калып үстерү юнәлешендә бихисап эшләр башкара.
Районның гүзәл затлары Римма ханым һәм аның тынгысыз йөрәкле ярдәмчеләре – 

Узган атнада районның Yтәмеш авылында «Карга боткасы» дип исемләнгән йола бәйрәме оештырылган иде. Әби-бабаларыбыз әлеге күркәм бәйрәмне табигать кышкы 
Олылар чәй эчкән арада, бер төркем бала-чага hәр йортка кереп, йомырка белән тәм-
Тәтеш районының «Ак калфак» оешмасы рәисе Римма Сафиуллова Yтәмеш авылы халкының уңганлыгына, тырышлыгына, бар эштә дә бердәм булуларына соклануын белдерде. Ул әлеге күркәм чараны оештыруда зур көч һәм тырышлык куючыларга – Алсу Халикова, Миләүшә Ахмадуллина, Малинә Измайлова, Алсу Шагиахметова, Елена Хамзина һәм Лилия Мазитовага рәхмәт сүзләрен дә юллады.
«Карга боткасы» йола бәйрәмендә Ульяновск өлкәсе вәкилләре – татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм «Өмет» газетасы редакциясе журналисты Рузия Хәлимова да катнаштылар. Алар киң күңелле, кунакчыл үтәмешлеләргә рәхмәт әйттеләр hәм якын киләчәктә Ульяновск якларында да әлеге искиткеч күркәм йоланы яңартып җибәрү кирәклеге турында белдерделәр.
Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск шәһәре.