tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткән еллар эзеннән
Үткән еллар эзеннән

Үткән еллар эзеннән

“Өмет” газетасын укучыларга билгеле булган галим Әмир Әхмәт улы Ахметовның чираттагы уникенче китабы дөнья күрде.

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы, аның татар авыллары тарихын өйрәнү һәм барлау максатында дистә еллар дәвамында зур көч һәм тырышлык куючы фән эшлеклесе үзенең хезмәтен туган авылына, авылдашларына багышлаган. Әлеге китап авторның кече Ватаны тарихына багышланган дип әйтергә дә мөмкин, чөнки ул Яңа Кызылсу белән беррәттән, күрше Коровино һәм Андреевка авылларының үткәне турында да һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек, барлык якташларында да кызыксыну уятырлык мәгълүматлар китерә. Шушы авылларда гомер кичергән халыкның көндәлек тормыш-көнкүреше һәм бөтен ил белән бергә күргән шатлыклы, данлыклы һәм шанлы вакыйгалар яктыртылганга, автор үзенең китабын “Коровино һәм Уразгильдино авыллары турында тарихи язмалар” дип атаган. Туган як тарихын өйрәнүгә багышланган китап 245 биттән тора, шуларның 20сендә фоторәсемнәр урын алган.

Архив мәгълүматларына таянып язылган китапта 300 елдан артык вакыт эчендә булган вакыйгалар яктыртыла. Китапның эчтәлегенә килгәндә, ул җиде бүлектән, кереш һәм соңгы сүздән, авторның йомгаклау уй-фикерләреннән гыйбарәт.

Автор, вакытын һәм саулыгын кызганмыйча, озак еллар дәвамында дүрт архив – Самара һәм Ульяновск өлкәләре архивлары, Чардаклы районы архивы фондларында “казыну” һәм күп санлы чыганакларны ачыклау нәтиҗәләренә таянып, үзенең күзәтүләрен ясый, тарихи вакыйгаларга фәнни яктан аңлатма бирә.

Бүгенге көннәрдән артка борылып, тарихи еллар эзеннән атлап барсак, бу авылларга кайчан, кем әмере һәм нинди максат белән нигез салынуын күз алдына китерә алабыз. Аларны ачыклау, белү теләге көчле булып, үткәнебез турында белемебезне арттыру мөмкинлеге бирә. Җирсез булудан аптыраган надан, хокуксыз крестьяннарның көндәлек тормышы, сугыш һәм революция еллары, ачлык һәм ялангачлык, ерак әби-бабаларыбызның фаҗигале язмышы  күңелләрдә борчылу, канәгатьсезлек, хәтта кызгану хисләре дә тудыра. Китапта шушы чорда яшәгән кешеләренең исем-фамилияләре китерелә. Бу хәзерге буын вәкилләренә алар арасыннан туганнарын, танышларын, дус-ишләрен эзләп табарга ярдәм итә. Белим дигән кешегә китап ул – белем чишмәсе, аның суы һәркемгә дә шифалы, күпләргә шушы суның тәмен татырга насыйп булсын.

Коровино һәм Уразгильдино – Яңа Кызылсу авыллары дистәләгән еллар буена аерым яшәп, көн күрәләр һәм Советлар чорында – үткән гасырның урталарында бергә кушылып, күмәк хуҗалык барлыкка китереп, ике милләт булып, ике телдә сөйләшеп дусларча яшиләр. Шуңа күрә уртак колхозга “Дуслык – Дружба” дигән исем бирелә. Гомер агышы, тормыш барышы Совет дәүләтен, күмәк хуҗалыкларны җимереп ташласа да, авыл халкы югалып калмый. Гасырлар буе җир сөргән, мал – терлек үстергән кызылсулылар бүген дә туган якларына тугрылык саклап яшиләр. Тик “Дуслык – Дружба” онытылды, югалды, дөресен әйткәндә, ул “Алтын бозау”га – “Золотой теленок” ширкатенә әверелде, ди автор.

Хәзерге вакытта ике авылда 540 кеше гомер кичерә, шуларның 130ы – пенсионерлар, 82се – мәктәп укучылары. Ни гаҗәп, соңгы елларда әлеге авыллар, замана кануннарына буйсынып, күп милләтлегә әверелеп бара. Күпчелеге – барлыгы 278 кеше үзләрен татар дип саный. 105е – руслар, 27се – чувашлар, 17се – таҗиклар. Шулай ук башкорт, немец, әрмән, үзбәк, казах милләте вәкилләре дә бар.

Пенсиягә чыкмаган, ягъни эшкә сәләтле яшьтә булган 120 кеше игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Аларның берсе дә чалгы, урак, сабан – сука, атлы арба нәрсә икәнен белмиләр, кул көчләрен талдырмыйча гына җиде мең гектар мәйданда иген игәләр, бер мең баш мөгезле эре терлек карыйлар, ди галим.

“Авылдашларымның өйләрен “Ильич” лампочкалары яктырта, табигый газ җылыта, барысының да торбаларыннан артезиан коелардан килгән чиста, саф су ага. Яңа гына басылып чыккан китап шушы уңай үзгәрешләр кайчан, ничек, ни рәвешле барлыкка килгән дигән сорауларга җавап бирә”,- ди тарих фәннәре кандидаты Әмир Ахметов.

И.ИНСАФОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*