Ульяновск өлкә фәнни китапханәсендә төбәк татар краеведларының чираттагы дүртенче форумы узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада авыллар тарихын өйрәнүчеләр, мәгариф hәм мәдәният хезмәткәрләре, җирле язучылар – барлыгы йөздән артык милләттәшебез катнашты.
Ульяновск өлкәсе тарихы белән кызыксынучыларны иң әүвәл Китаплар сарае hәм фәнни китапханә заллары буенча бай эчтәлекле экскурсия көтә иде. Алар шушы китапханәдә ядкарь булып сакланучы рухи мирас – Сембер сәүдәгәрләре Ибраhим hәм Хәсән Акчуриннарның шәхси китапханәсе белән танышты. Биредә әдәби китаплар белән беррәттән, 1878 елда француз телендә нәшер ителгән изге Коръән китабын да күрергә мөмкин иде. Төбәкнең үткәненә багышланган китаплар күргәзмәсе, «Өмет» hәм «Күмәк көч» газеталарының төпләнмәләре дә милләттәшләребездә зур кызыксыну тудырды.
Мәртәбәле очрашуны өлкә автономиясе рәисе урынбасары, татар краеведлары берләшмәсе җитәкчесе Рифгать Ахмедуллов башлап җибәрде. Ул татар авыллары тарихын өйрәнүчеләрнең соңгы елларда активлык күрсәтүләрен билгеләп үтте.
– Безнең регионда алтмыштан артык татар торак пункты исәпләнә. Утызга якын авылның тарихы китап рәвешендә дөнья күрде инде. Тиздән тагын унҗиде авылның үткәнен язу эшләре тәмамланачак. Туган авыллары тарихына бәйле мәгълүматларны, архив материалларын җыю белән шөгыльләнүче тынгысыз йөрәкле кешеләр бары тик мактау hәм рәхмәт сүзләренә лаек, – диде төбәкчеләр җитәкчесе.
Ә төбәк татарларының лидеры Рамис Сафин автономия белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен өлкә hәм шәhәр җитәкчеләренә, Татарстан Фәннәр академиясенә, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт сүзләре юллады.
– Узган елда өлкә cәнгать hәм мәдәни сәясәт министрлыгының финанс ярдәме белән танылган якташыбыз, халык артисты Габдулла Шамуковка багышланган китапны бастырып чыгардык, – диде ул.
Өлкәнең cәнгать hәм мәдәни сәясәт министры урынбасары Марина Михеева исә автономия карамагында эшләп килүче татар краеведлары берләшмәсе эшчәнлеген уңай бәяләп, мохтарият рәисе Рамис Сафинга министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.
Ә өлкә туган якны өйрәнү музее директоры Юлия Володина яшь мөгаллим hәм тарихчы, якташлары – меценат Акчуриннарның рухи мирасын өйрәнүче Тимур Сорокинның эш алымнарына, фәнни эзләнүләренә соклануын белдерде hәм аңа краеведлар энциклопедиясен бүләк итте.
Ульяновск өлкәсенең краеведлар союзы рәисе, профессор Сергей Прокопенко татар төбәкчеләренең бик тә актив булуын, күп эшләр башкаруларын билгеләп үтте. Ул алдагы көннәрдә башка автономияләр краеведлары белән дә элемтә урнаштырып, аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга киңәш итте.
Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге мөдире Нурия Туркова Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедулловны «Губернаторский» Халыклар дуслыгы сарае генераль директоры тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Бөтендөнья татар конгрессының бүлек мөдире, профессор Альберт Борhанов төбәкчеләргә төпле киңәшләрен җиткерде.
— Авыл тарихын язуны аның данлыклы кешеләрен, борынгы биналарын, кабер ташларын барлаудан башлагыз. Ә менә авыл атамалары ничек бар, шулай калсын, төрле риваятьләргә, ягъни легендаларга ышанмагыз, – диде профессор.
Конгресс вәкиле танылган краеведлар Рәшид Мухамедов, Ринат Илькин, Радий Губайдуллин белән китапханәче Гүзәлия Ждыхановага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Фәннәр академиясенең регионнарны өйрәнү институты профессоры Рафаил Шәйдуллин барлык татар авылларының тарихын китап рәвешендә чыгарырга, ягъни аларны паспортлы итәргә кирәк, дип белдерде. Галим үзе Яңа Малыклы районы Әбдери hәм Лабит авыллары тарихын якын арада язып бетерергә ышандырды.
Өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова мәктәпләрдә төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләсенә тукталды. Февраль аенда Димитровградның 22 нче татар мәктәбендә легендар шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган укучылар фәнни-гамәли конференциясе узачак, диде ул.
«Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова милли басма битләрендә татар авыллары тарихын яктыртуга, күренекле шәхесләрнең тормыш юлы белән таныштыруга зур игътибар бирелүе турында җиткерде.
Рифгать Ахмедуллов, форумга йомгак ясап, төбәкчеләргә мөрәҗәгать итте.
— Һәр татар авылының, барлык танылган кешеләрнең тарихын язу – безнең уртак бурычыбыз, – диде өлкә татар краеведлары берләшмәсе җитәкчесе.
Рузия Хәлимова