“Юаннар көзгесе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышында Казанда үткән Республика һәм шәһәр көне алдыннан “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газеталарының атнага бер чыгучы “толстушка” – калын саннарында һәм “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Безнең гәзит” атналык басмаларында милли мәсьәләләр турында мәкаләләргә күзәтү ясый. Тапшыруны Римзил Вәли алып бара.