Инкыйраз башын күтәрә
Сезнең почта тартмасына матбугат продукциясе китерәләрме? СМСлы “фатиха” алып, почтадагы әбүнә тартмагыздан үзегезгә килгән “күчтәнәч”ләрне алып кайтасызмы? Үзбикләнү (“самоизоляция” сүзен “үзизоляция” дип тәрҗемә итүләрен җенем сөйми) чорында өйдән чыкмыйча ятучылар, аларга өр-яңа газет-журнал саннары килсә, каршы булмас иделәр. Хәзер почта ташучыны урамда еш очратам димә! Ни кызганыч, узган көз айларында матбугатка язылырга оныткан булсагыз, бүген сез матбугатның исен оныта башларсыз. Киоскка чыгып, “свежий” гәзит алырга өмет бик аз.
Аның каравы, телевизордан, интернеттан килгән хәбәр дә җитә кебек. Монысы да, кем әйтмешли, “вряд ли”… Аз санлы татарча тапшырулар сезне канәгатьләндермәсә, сез башка милләт телләренә күчеп, Мәскәү һәм чит ил каналларында фильм-репортажлар карарга күнегәсез. Менә шулай әкренләп милли мәгълумат аша килгән рухи азыкка ихтыяҗ сүнә башлый. Бәс, шулай булгач, кайберәүләр фаразлаганча, нәкъ үзбикләнү айларыннан соң “кәгазъ” медиалар юкка чыга башласа? Бу очракта, интернет компьютер түгел, кәрәзле телефон белән дә дуслаша алмаучылар, бигрәк тә өлкән яшьтәге милли зыялылар авыр хәлдә калачаклар. Алар хәтта сез укып торган шушы язманы да күрмиләр бит!
Шулай итеп, үзбикләнү чорыннан соң, радио-телевизорда мәгълүмат һәм тел балансы тигез булмау сәбәпле, милли инкыйраз көчәеп китәчәк. Бик мөмкин. Ә бит, гаилә бергә җыелып яшәгәч, нәкъ киресенчә булырга тиеш иде! Өлкәннәр бала-чага белән үзебезчә аралашыр, милли тәрбия бирер кебек иде. Барып чыгамы соң? Булдырсагыз, ихлас котлыйм сезне! Ә булдыра алмасагыз, дүрт дивар эчендә эч пошудан газаплансагыз, тәрбияләү кайгысы булмыйча, көчкә чыдап яшәсәгез?
Виртуаль басма булса да, үзебезнеке!
Менә шулай, сүзне инкыйразның баш күтәрә башлавы турында ямьсез хәбәрдән башлыйбыз. Рәнҗемәгез. Хак сүз үзе шифалы дару бит ул. Почтальон матбугатны китермәсә яки язылмасагыз, сез дә мәгълумат мохитеннән төшеп каласыз. Шул рәвешчә, татар басмаларының гомере бетеп бара түгелме? Димәк, хәзергә сезнең карамакта булган милли ТВ, радио каналларына ябышып ятарга кала!
Милләттән ваз кичмичә, виртуаллашырга да була. Татар газеталарының атналык “юан” саннарын укырга теләүчеләр аларның интернет сәхифәсенә керәләр. Аннан уку өчен почтальон да, 8-9 басманың һәркайсы өчен 500-800 сум түләп язылу да кирәкми. Татар-газета журналларының да интернет версиясе бар! Сибелеп яшәгән татар халкы өчен бу менә дигән вариант бу. Эле, аллага шөкер, популяр татар интернет сайтлары, миллләттәшләр җыела торган социаль челтәрләр дә бар.
Шуны искә алып, сезгә чиратагы “юан” санны күзәтү урынына, интернет ресурсларның адресларын күрсәтер идем. Әлбәттә, бу сылтамаларга кереп китеп, бу мәкаләне укудан мәхрүм калмагыз. Рәхим итегез:
- “Ватаным Татарстан” vatantat.ru
- “Шәһри Казан” shahrikazan.ru
- “Мәдәни җомга” madanizhomga.ru
- “Безнең гәзит” beznen.ru
- “Сөембикә журналы” syuyumbike.ru
- “Идел” журналы (русча һәм татарча) idel-tat.ru
- “Безнең мирас” журналы beznenmiras.ru
- “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары magarif-uku.ru
Иң мөһим милли вакыйгалар белән кызыксынсагыз, тиешле сайтка кереп, кирәкле язманы ачасыз да укыйсыз. Мәсәлән: madanizhomga.ru
“Юбилей әләме дөньяны гизде” дигән мәкалә укыйсыз. Яисә, кайда яшәвегезгә кармастан, shahrikazan.ru сылтамасын ачып укый аласыз.
Дамир Исхаков: “Без милләт дигән төшенчәгә күнеккән” дигә язма белән танышасыз. Ә күпме рәсем, графика һәм таблицалар карыйсыз! Җайлы бит!
Шуның өстәвенә татарча интернет порталларга, аерып шәхесләрнең интернет сәхифәләренә кереп, җаныгыз теләгән мәгълумат табырга була. Туган телдә, татар халкы турында! Иң зур ресурслар арасыннан өчесен генә карыйк (ә челтәрдә алар йөзләгән!):
Радио, телевидениедәге татарча тапшырулар турында онытмагыз, алар да челтәрдә бар!
- tnv.ru (иярченле телеканал)
- matbugat.ru (бусы берничә татар радиосы)
Кабатлыйм: бу сылтамаларга кереп китеп, язманың иң кызык өлешеннән мәхрүм калмагыз!
Милләт булып яшәү теләге югалмаса…
Виртуаль матбугатның бер җайсыз ягы да бар. “Кәгазь” басмаларның интернет версияләрендә яңа чыккан мөһим, иң гыйбрәтле мәкаләләрне челтәргә куймыйлар. Яки берничә атна үткәч куярга мөмкиннәр. Янәсе, шулай итмәсәң, халык кәгазь версиягә язылмый. Яисә интернет версиягә түләүле язылу оештыралар. Кәгазь басманың әбүнә бәясеннән 20 процентка кимрәк акча җибәрсәң, журнал тулысынча синең компьютерда ачыла. Ләкин электрон басмага язылучылар аз. Чөнки челтәрдә болай да бушлай укый торган мәгълумат күп. Интернет вариант “кәгазь” басманың 5 тән бере күләмендә булса, бәлки мин язылыр идем виртуаль журналга. Ул шулай гадел дә кебек. Чөнки челтәргә кую өчен чыгымнар күпкә артмый ич! Типография, почта бәяләре керми аңа. Менә шул сәбәпле, татарлар кәгазь версиягә дә күпләп язылмыйлар, интернеттан да тулысынча укымыйлар. Интернет сәхифәсен ачып, зур текстлар укысыннар өчен алар никадәр үткен, никадәр кызыклы булырга тиеш. Ә гыйлем-тәрбия ягыннан әһәмиятле әсәрләр гел генә мавыктыргыч була алмый.
Газеталар турында. Бу көннәрдә почтадагы абонтартмага салынган “юан” газеталарны укып карыйк. Кайбер язмалар тиз искерсә дә, кәгазь басмалар начар түгел. Үзбикләнү көннәрендә милли басмаларыбыз гаҗәеп тырыш, төпле булып күренделәр. Гел генә видеотамаша карап, күңел ачып утырып булмый. Татар газеталарының күбесендә актуаль, файдалы мәкаләләр чыга. Алар да кызыклы. Әйтик, калын “Ватаным”да Хәмдүнәнең “Беркайчан да ялагайлана белмәдем” дигән әңгәмәсе истә кала. “Шәһри” дә фатир бәяләре турында, шулай ук Индус Таһировның “Татар ул мәңгелек” дигән язмасы. “Мәдәни җомга”ның соңгы санында Әнгам Атнабаев турында күләмле язма, Филүс Каһиров белән әңгәмә басылган. “Безнең гәзит”тә бихисап тозлы-борычлы мәкалә бар. “Ирек мәйданы”,”Акчарлак” кебек зур тиражлы газеталарны халык ярата. “Татарстан яшьләре” дә исән.
Ә башка төбәкләрдә? Башкортостандагы “Кызыл таң” “Өмет” гәзитләре, Самара, Ульян, Удмуртия, Оренбург, Киров,Төмән, Омск һәм башка төбәкләрнең татар җәмәгатьчелеге 90 нчы елларда оештырган басмалары милли матбугат мохитенең уртак тукымасын тәшкил итәләр. Аларга язылып, өйдә утырган килеш тә укып була, милли оешма аша китертү дә кулдан килмәс эш түгел. Татарча язу, уку, фото, видео тарату, гыйлем өләшү, аллага шөкер, хәзергә тыелмаган. Димәк, милләтне яшәтү ысуллары, әсбаплары бар!
Мәчет салуга, мәктәп төзүгә, митинг җыюга караганда җиңелрәк бу гамәлне башкару өчен укый яза белсәң, фикер-теләгең булса, бераз акча табасы гына кала. Әлекке чорларда тираж 5-10 мең экземплярдан артса, әбүнә акчасы чыгымнарны тулсынча каплый иде. Иң мөһиме – милләт булып яшәү теләге кирәк! Безнең милли басмалар, каналлар хәзергә күп, алар тирәсендә туган телне, тарихны белүче, туган төбәкне өйрәнү өчен армый-талмый эшләүче зыялы шәхесләр туплана. Югалтмаска иде бу байлыкны!
Менә шундый хәлләр. Үзбикләнү көннәрендә шушы хакыйкатьне аңласак, мәҗбүри өйдә бикләнеп утыруларыбыз күпмедер дәрәҗәдә акланыр иде.
Виртуаль әсәрләрнең кайбер өлешен кәгазьгә төшерү зыян итмәс! Интернетта милли тормышка бәйле фикерләр, тәкъдимнәр очрап тора. Хәтта шушы язма кебек текстларны кайбер кәгазь гәзит-журналлар бастырып чыгарсалар, беркем дә каршы чыкмас иде. Чөнки интенетның һәм басма матбугатның аудиторияләре үзгә. Бу кавемнәрне берләштерү файдага гына булыр иде.
Журналларыбыз кайчак милли киноны алыштыра
Кыска, оператив яңалыкларны таратуда электрон мәгълүмат чаралары гәзитләрне бик җиңел узып китә. Димәк “кәгазь” гәзитләрнең иң көчлеләре генә калачак. Шуңа күрә киләчәктә мәгълумат мохитендәге күләмле, тирән эчтәлекле язмаларны таратуда төп йөкне журналлар тартыр дип фаразлыйм. Журналлардагы фотолар сыйфатлы булса, анда кызыклы видеолар куелса, алар үзенә күрә милли кино кебек була ала.
Китаплар кебек, аларның үз урыны бар. Ә тирән эчтәлек, күләмле әсәр, төпле фикер тарата торган җитди вакытлы матбугат барыбер кирәк. Дистанцион укуны сынап караганда халыкка гыйлем бирүче мәгълумат чараларының кирәклеге сизелде. Гел генә күңел ачып яшәп булмый ич!
Интернет язмасын, телевидение тапшыруын кешенең өстәленә китереп салып булмый. Ә менә матур журналны бүләк итәргә, очкычта, вокзалда яки ял итәргә баргач укырга мөмкин. Аны өйдә, больница палатасында кырын ятып укырга җайлы, үзең укып чыккач, күршегә, кардәшләргә бүләк итәргә була. Балаларга, оныкларга күрсәтү өчен дә уңайлы. Адәм баласы тотып карарга ярата, андый матди әйбер үзе бер бүләк! Затлы төсле альбомнарны яратабыз бит! Алып кына кайт, чыгарып кына ташлама.
Әлбәттә, бу минем фараз, якын киләчәктә гамәлгә керә башлаячак тренд. Менә апрель аенда үзем өйгә яздырган һәм почта аша үзбикләнү көннәрендә килгән кайбер журналлар. Аларга күз салыгыз, бәлки интернет версияләрен ачып карарсыз. Укырга, энекәш-сеңлекәшләргә, балаларга, оныкларга, дусларга сөйләргә лаеклы әйберләр бар монда. Карагыз!
Римзил Вәлиев,
“Дөнья” интернет-студиясенең баш мөхәррире
“Идел” журналының апрель саны:
“Гаилә һәм мәктәп” журналы апрельдә шулай чыкты:
“Казан утлары” – калын журнал, анда рәсемнәр күп түгел, ул апрельдә дә нәфис әдәбият үрнәкләре белән тулы: