tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилеең белән, татар мәктәбе!
Юбилеең белән, татар мәктәбе!

Юбилеең белән, татар мәктәбе!

Күптән түгел Димитровград шәhәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбендә үткән “Гакыйль Сәгыйров укулары”нда катнашырга туры килде. Әлеге мәгариф учагы шушы көннәрдә генә юбилеен – 20 еллыгын билгеләп үтте.

Татарстаннан читтәге өлкәгә укучы алып бару бераз икеләнү тудырса да, чакыру килгәч, районыбызның мәгариф бүлеге ярдәме белән, ниятләргә булдык. Чит өлкәләрдәге милләттәшләребез белән очрашудан алган хис-кичерешләрне сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Димитровград шәһәрендә безне мәктәп ишегалдында ук татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бюсты, милли рухлы туган тел кабинетлары, күргәзмәләр, татар милли ризыкларыннан тулып торган өстәлләр белән каршы алдылар. Мәктәп директоры Мөнирә Мәвлет кызының һәм татар теле укытучысы Гүзәл Илдус кызының елмаюлы карашларын күргәч, барлык шикләребез дә юкка чыкты.

Яшь буында татар теленә hәм мәдәниятенә мәхәббәт хисе уятучы бу мәктәп шәhәр күләмендә иң алдынгылардан hәм яхшылардан санала икән. Бары тик үсеш юлыннан баручы мәгариф учагының эш нәтиҗәләре сокланырлык та, горурланырлык та, күпләргә үрнәк тә булырлык.

Чара барышында Ульяновск өлкәсенең милләт сагында торучы милли-мәдәни мохтарият рәисе Рамис Фарук улы белән өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Сәмиулла кызының татар халкының якты киләчәге өчен янып-көеп йөрүче шәхесләр булуына тагын бер кат инандык. Ягымлы тавышын телевидениедән генә ишетергә күнеккән Рамис абый белән очрашу, Татарстаннан килгән кунаклар, чүпрәлеләр – безнең ут күршеләребез, дип зурлап эндәшүе, аның кулыннан бүләкләр алуы безнең өчен икеләтә бәхет булды.

Димитровград шәһәренә чит төбәкләрдә яшәүче егет-кызларны җыеп, безгә бәйрәм рухы бүләк иткән өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәсе килә! Матур юбилеең белән, татар мәктәбе, бәйрәм белән, милләттәшләр! Тагын күп еллар татар диеп җан аткан балалар тәрбияләргә язсын!

Сиринә ХАЛИЛОВА,

Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Матак урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*