Кыш айларында йокыга талгандай тынып торган туган авылыбыз Өчкүлгә җәйләрен күпләп ялга кайтучы шәһәрлеләр белән җанланып китә, урамнар бала-чага белән тула.
Зур Сабан туйлары уздырмасак та, балалар, яшүсмерләр өчен чаралар оештырыла. Мәсәлән, мәчетебезнең 35 еллыгы уңаеннан төрле авыллардан килгән бер дистә команда арасында футбол турниры үткәрдек, ә июль ахырында, шулай ук мәчетебезнең юбилеена багышлап, балалар өчен бәйрәм оештырдык. Инициаторлар һәм оештыручылар булып бер төркем авылдашлар чыкты. Төрле батутлар, аттракционнар эшләде, милли уеннар, ярышлар оештырылды, барысында да нәни авылдашларыбыз бик теләп катнашты. Балаларга бушлай төрле тәм-томнар, туңдырма, лимонад, татлы мамык өләштек, учакта зур казанда пешкән пылау белән сыйладык.
Ә кичке якта өлкән яшьтәгеләр һәм яшьләр командалары арасында оештырылган футбол ярышлары бик күңелле узды.
Безнең авылда мәчет 1989 елда беренчеләрдән булып төзелә һәм бабаем Хәмзә Абдулкадеров бу эшнең чишмә башында торучыларның берсе була, аннары дистә еллар имам вазифасын да үти.
Бабаемның мәчет төзелешенә үз өлешен керткән, хәзер инде бакыйлыкка күчкән һәркемнең рухы шат булсын, мәчетебез манарасыннан агылган моңлы азан һәрвакыт авылыбызга иман нуры өстәп торсын иде.
Ә без кече ватаныбызда ял итеп, рухи яктан баеп, физик яктан көч туплап китәбез.
Быелгы бәйрәм инициаторларына һәм спонсорларына зур рәхмәт белдереп, киләчәктә дә аны уздырырга, алдагы елларда да туган авылга кайтып йөрергә язсын иде дигән теләктә калабыз.
Мөхәммәт КАДЕРОВ,
Өчкүл-Мәскәү.
“Туган як” газетасы