13 майга планлаштырылган мәдәни программаның икенче бүлеге – “Нижгарбикә”нең бишенче, юбилейлы конкурсы шыгрым тулы залда шаулап-гөрләп узган зур күләмле тамаша буларак истә калачак. Күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы чара аша халкыбызның милли йөзен югалтмау, телебезне саклап калу, аңа ихтирам тәрбияләү, онытылып барган гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, татар гаиләләренең асыл кыйммәтләрен күрсәтү максаты белән уздырылган бу бәйгенең төп оештыручылары булып нижгар төбәге татарлары милли-мәдәни автономиясе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, “Туган як” газетасы, Сергач районы һәм Кочко-Пожар администрацияләре, җирле мәдәният йорты дирекциясе чыгып, Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән башкарылды. Мәгълүмати ярдәмне “Татмедиа” агентлыгы, “Татар-информ” һәм “Интертат” электрон газеталары, шулай ук өлкә “Туган як”, Кызыл Октябрь һәм Сергач районнары газеталары, Сергач телевидениесе күрсәтте. Конкурс быел да Кочко-Пожар клубының вакытсыз вафат булган сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышланган иде.
Ачу тантанасы
Төп чара башланганчы, тамашачыларга Эльвира ханымның кызы Галия әзерләгән өлкә татарлары тарихын, үткән елларда узган “Нижгарбикә” конкурсларын чагылдырган фотолар белән үрелеп барган эчтәлекле видеоролик тәкъдим ителде.
Ә инде “Нижгарбикә-2022” конкурсын клуб каршында шөгыльләнүче, өр-яңа милли костюмнар кигән “Заман яшьләре” бию төркеме соклангыч хореографик композиция белән башлап җибәрде.
Конкурсны икенче ел рәттән Альбина Әндәрҗанова алып барды һәм кереш сүздән соң сәхнәгә бәйрәмнең хөрмәтле кунакларын чакырды. Искиткеч матур сәхнә костюмнары бүләк иткән өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Владимир Паков, Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина, өлкә татарлары автономиясе башкарма директоры Мирзәхләм Абдулганиев, авыл главасы Рөстәм Абдуллин бар халыкны җылы сәламләп, катнашучы ханымнарга уңышлар, күтәренке кәеф һәм җиңү теләделәр, ә клуб мөдире Ибраһим Мусин, форсаттан файдаланып, Владимир Николаевич белән Светлана Юрьевнага, Рәзилә Ахмадуллинага һәм бер төркем авылдаш-спонсорларга даими ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Катнашучылар
Сәхнә артында бигрәк матур, татар кызларына багышланган дәртле җыр яңгырый башлауга, зал тынып калды. “Кем соң иң чибәре, кем соң иң гүзәле, ул бит татар кызлары, безнең татар кызлары” дигән гадел сүзләр бар иде бу җырның кушымтасында. Әйе, безнең татар хатын-кызларына бар күркәм сыйфатлар да хас шул: сөйләсәләр – телләреннән бал тама, баскан эзләрендә гөлләр үсә, эшләгән эшләре – күз явыңны алырлык, ә елмаюлары кояш нурлары белән тиңләшә. Шуны исбатлап, сәхнә түренә өлкәбезнең берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе батыр, затлы, тыйнак хатын-кызлары чыкты. Әйтергә кирәк, быелгы конкурста катнашырга 13 ханым теләк белдергән булса да, төрле сәбәпләр аркасында, сынауларга кадәр аларның нибары 9ы гына җитте.
Пильна районы данын быел ике катнашучы – Сафаҗай балалар бакчасында кече тәрбияче булып хезмәт итүче Наилә Камалетдинова һәм Петрякс авыл клубы методисты Рамилә Закирова яклады. Сергач районыннан бу көнне туган авылы сәхнәсенә җирле мәдәният йорты хезмәткәре Наилә Жиһаншина чыкты, ә Галина Идрисова Мөтеравыл өчен чыгыш ясады. Спас районыннан шулай ук ике ханым: Тукай авылы мәдәният йорты художество җитәкчесе Гүзәлия Шакерова һәм бүген лаеклы ялда булган Татар Моклокасы хуҗабикәсе Хәмдия Мәсумова катнашты. Өлкә үзәге данын уңышлы эшмәкәр Гөлсем Алиева яклаган булса, химиклар шәһәре Дзержинск өчен ярышларда Алсу Рәхмәтуллова көчен сынап карады. Ә милли районнан конкурста быел Уразавыл урта мәктәбе укытучысы Рәйсә Сәбитова катнашты.
Жюри
Катнашучылар саны күп булу сәбәпле, быел конкурс өч биремнән генә торды, аның нигезләмәсе буенча һәр биремдә булышу төркеменең ярдәме рөхсәт ителде. Һәр биремне “биш” баллы система буенча Татарстанның атказанган артистлары Алсу Сөнгатуллина һәм Фәридә Әхмәтшина (“Фәридә-Алсу” дуэты), шулай ук мәркәзебез Казан кунаклары, “Шәһри Казан” һәм “Без – бергә” газеталары журналисты Динара Әхмәт, “Татар- информ” хәбәрчесе, “Интертат” электрон газетасы журналисты Зилә Мөбәрәкшина, өлкә татарлары автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев составындагы жюри бәяләде, ә исәп-хисап эшләрен 2016 елда “Нижгарбикә” исеменә лаек булган Гөлнара Нәвретдинова башкарды.
Конкурс биремнәре
Гадәттәгечә, мондый бәйгеләрдә беренче итеп “Визит карточкасы” күрсәтелә, бусы да чыгарма (исключение) булмады, аңа 5 минут вакыт бирелде. Аның кысаларында конкурсантлар видеосюжет яки презентация форматында кайсы шигъри формада, кайберләре хикәя рәвешендә, сәхнәләштергән күренеш ярдәмендә үзләре, хезмәт урыннары, гаиләләре, яраткан шөгыльләре, мавыгулары, уңышлары, нәсел шәҗәрәләре белән таныштырды. Халкыбыз үзенең нәсел агачын төзү белән кызыксына, бу юнәлештә эзлекле эш алып бара икән, димәк, буыннар чылбыры өзелми, татар гаиләләренең киләчәге өметле дигән сүз.
Татар хатыннары гомер-гомердән һәр көнне бәйрәмгә әйләндерә белгән, кул эшләренә, аш-суга оста булган, гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлаган. Әлеге заманда да бу гадәтләр дәвам итә. Икенче, “Оста куллар” биремендә, катнашучылар татар орнаменты кушып, үзкуллап эшләгән әйберләрен һәм әзерләгән милли ризыкларын теләсә нинди формада тәкъдим итәргә һәм конкурс кагыйдәләре буенча 3 минутка сыешырга тиеш иде.
Петрякслы Рамилә ханым туган нигезендә, балачак төсе булган әнисенең мичендә балан бәлеше пешереп алып килгән, аны әзерләүнең һәр адымын видеога да төшергән. Милли ризыгын яклаганда ул зур дулкынлану белән әниләргә багышланган шигырь дә укыды.
Өлкә үзәгеннән килгән Гөлсем Алиева үткән гасыр башында тегелгән, аңа мирас булып килеп җиткән читекләргә яңа сулыш өргән – үкчә куйган һәм милли бизәк чиккән. Ул әле аларны киеп биеп тә күрсәтте өченче бирем вакытында.
Уразавыллы Рәйсә Сәбитова чиккән калфагын, сөлгесен, күңел җылысын кушып бәйләгән оек-бияләйләрен, жилетын, теккән һәм сәйлән белән бизәгән йомшак уенчыкларын бик матур тәкъдим итте, ә сәхнә күренеше тамашачыны тирән уй-хисләргә салып, якты балачак, яшьлек хатирәләренә, өй түрендә басып торган ап-ак мичтә әнкәйләрнең телеңне йотарлык итеп карын бәлеше пешерү, самавырлы табын кору чорына кайтырга мәҗбүр итте.
Алсу ханым да кул эшләренә бигрәк оста икән – мәчет чигелгән картина, телеңне йотардый бәлеш һәм плюшкилар китергән.
Кочкопожарлы Наилә Жиһаншина йон да эрли, бәйли-чигә, тегәргә ярата, тормыш иптәшен һәм өч улын, оныкларын тәмле ашлар белән сыйлый. Жюрига ул карын бәлеше һәм тары боткасы кыстыбые тәкъдим итте.
Тукайлы Гүзәлия ханым – төрле һөнәр остасы, сыер савучы, сатучы, тегүче булып та эшләгән, 2014 елдан бирле клубта хезмәт итә. Чын мәгънәсендә, “алтын” кулларга ия булган останың үзе теккән һәм бизәгән милли күлмәк-алъяпкычлары, үзкуллап чиккән калфагы бу көнне беркемне дә битараф калдырмады. “Нижгарбикә” сүзе чиккән сөлгесен, калфагын һәм алъяпкычын ул милли автономиягә бүләк итте. Ә милли ризык буларак, үз авылында яратып пешерелә торган эремчек кәкәше алып килгән.
Мөтеравыллы Галина ханымның да шөгыльләре күптөрле: уенчыклар ясый, мендәр тышлары чигә, гомумән, күп нәрсәгә кулы ята аның, ә менә иң яратканы – гөбәдия һәм белен пешерү, ул бүген дә нәкъ менә шушы ризыкларны пешереп китергән.
Хәмдия ханым конкурска татар халык кухнясының иң гади һәм яратып ашалганын, камыр ашамлыклары арасында үзенә бертөрле урын алып торган бездә пәрәмәч, ә Татар Моклокасында сумса дип йөртелгән итле ризык алып килгән иде.
Бу биремнең ахырына жюриның өстәле татар халкының милли рухын саклаган күптөрле камыр ашлары белән тулды, кемнең нәрсә китергәне тулысынча истә дә калмады. Гадәттәгечә, мондый биремнәр һәрвакыт югары бәяләнә иде, ә менә бу юлы жюри әгъзалары балларга бераз саранрак булды ахры, чөнки ара-тирә “дүртле” билгеләре дә күренде.
Ниһаять, бәйгенең соңгы, иң матур һәм күңелле, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары кертелгән “Сәнгатьле чыгыш” биреме җитте. Аны күрсәтү вакыты да 5 минуттан артырга тиеш түгел иде.
Бу биремдә шулай ук беренче булып Рамилә Закирова чыгыш ясады, үзенең булышу төркеме белән “Орчык өмәсе” – хатын-кызның йон эрләп, аны катып, киләпкә салуларын, әзер җептән төрле әйберләр бәйли-бәйли җырлап-биеп, күңел ачуларын күрсәтте.
Гөлсем Алиева үзенчәлекле чыгышын Татарстанның халык артисты Гөлсем Сөләйманованың тууына 115 ел тулуга багышлаган. Танылган адашының “Өммегөлсем” җырына башкарган биюе белән ул халкыбызның рухын чагылдырган күренекле җырчыларыбызның иҗатын онытмаска өндәде.
Бу биремдә без Рәйсәнең яшьтәшләре белән басуда урак уруны, көлтә бәйләүне сүрәтләгән биюен, Алсуның дуслары белән халкыбызның “Су буйлап” җырын талгын гына сузып, төрле кул эшләре белән шөгыльләнүләрен, “Йөзек салыш” уенын карадык, Наилә Жиһаншинаның гаиләсендә “кыз төшерү” йоласы, хәтта туйда “стакан” йөртүнең шаһиты булдык, моклокалылар белән балага исем дә куштык, Гүзәлиянең сабантуй батырына дип чиккән сөлгесе белән хозурландык, аның башкаруында моңлы-сагышлы “Хәзрәти Фатыйма” мөнәҗәтен тыңладык. Наилә Камалетдинова ярдәмче төркеме белән Сафаҗайда “сүз салу” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте, бу юмористик күренештә кайнана белән килен мөнәсәбәтләрен күзәткән тамашачылар рәхәтләнеп көлде, ә инде Галина ханым һәм аның иҗатташ дуслары дәртле биюләре, уен-көлкеләре белән традицион халык ярминкәсен гөрләтте.
Әйтергә кирәк, тормыш тәҗрибәсе шактый булган ханымнар үзләренең сәләтләрен ачуга бик җаваплы караган, һәркайсында башкаларныкын кабатламаган ниндидер бер үзенчәлек бар иде, шуңа аларның чыгышларын бәяләргә, араларыннан иң-иңне сайлап алырга жюрига авырдан булгандыр.
Биремнәр арасындагы музыкаль паузаларда үзешчән артистлар – Кочко-Пожар мәдәният йортының “Заман яшьләре” һәм “Тамчы” коллек- тивлары, Мөтеравылдан килгән кунак, кечкенә сәхнә йолдызы Камилә Жалилованың ашкынып биюләре, Диляра Гаязетдинованың оста итеп башкарган “Яратам” җыры бәйрәмгә аерым матурлык өстәде, ә бәйгегә нәтиҗәләр ясалган вакытта “Фәридә-Алсу” дуэтының профессиональ чыгышы кайнар алкышларга күмелде.
Җиңүчеләр
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгел – нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү вакыты җитте. Беренче чиратта, катнашучыларның һәркайсына сафаҗайлы фермер Хасил Камалетдиновтан билгеле язучы Зифа Кадырованың китаплары һәм кочкопожарлы эшмәкәр Фаил Хамзин исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Ханымнарның һәрбересенең кыюлыгын җыеп, милли кием киеп сәхнәгә чыгарга теләк белдерүе генә дә инде җиңүгә тиң. Әмма ләкин конкурс булгач, билгеле, җиңүче бер генә була. Бу юлы “Нижгарбикә- 2022” исеме мөтеравыллы, чуваш милләтеннән булган Галина Идрисовага бирелде. Өлкә татарлары автономиясе исеменнән аңа мультиварка, “Ак калфак” оешмасының махсус бүләге һәм Мусиннар гаиләсеннән “Нижгарбикә” калфагы тапшырылды. Ә калган конкурсантларның һәркайсы үз номинацияләрендә җиңүче булды. Жюри карары белән “Үз эшенең остасы” дип Гүзәлия Шакерова табылды, аңа бүләкне Нижгар татарларының җирле автономиясе исеменнән Зилә ханым Ахмадуллина тапшырды, “Иң ягымлы хатын-кыз” исеменә Рәйсә Сәбитова лаек булды, бүләкне аңа Сергач районы Земство җыены депутаты Ирфан Шаипов бирде, Рамилә Закирова “Иң зирәк хатын- кыз” дип билгеләнде һәм аны Пильна татарларының “Нур” социаль-мәдәни үзәге исеменнән аның җитәкчесе Надирә Абдулганиева бүләкләде, “Тамашачы мәхәббәте”н яулаган Наилә Жиһаншинага бүләкне адашы, “Туган як” газетасы журналисты, “Ак калфак” оешмасының районара кураторы тапшырды, “Уңган хуҗабикә” дип Алсу Рәхмәтуллова, ә “Иң сәләтле хатын-кыз” дип Гөлсем Алиева табылды, беренчесен Нижгар татарлары конгрессы исеменнән конгресс рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, ә икенчесен Кочко- Пожар авыл администрациясе тарафыннан Рөстәм Абдуллин бүләкләде. Хамдия Мәсумованы “Гаилә учагы сакчысы” номинациясендә җиңүе белән Мусиннар гаиләсе котлады һәм үзләренең бүләген тапшырды. Наилә Камалетдинова “Сәхнә остасы” исеме белән беррәттән “Интертат” электрон газетасы “ВКонтакте” социаль челтәрендә оештырган электрон тавыш бирүдә “Халык мәхәббәте” исемен дә яулады һәм “Туган як” газетасының бүләген аңа редакторыбыз Олег Әндәрҗанов, ә “Интертат”ныкын Зилә Мөбәрәкшина бирделәр. Конкурсның кульминацион моменты – Галия Мусина-Хөсәиншина заказы буенча әзерләнгән, конкурсның логотибы төшерелгән, фейерверк-шәмнәр белән бизәлгән искиткеч ямьле һәм тәмле зур торт иде.
Йомгаклау сүзе
Быелгы “Нижгарбикә-2022” конкурсы менә шундый нәтиҗәләр белән тәмамланды. Әлеге конкурсны оештыру, тиешлечә алып бару, гомумән, уздыру өчен күпме көч куелганны һәм никадәр вакыт сарыф ителгәнне бу эшнең эчендә кайнаган кешеләр генә белә, барысына да зур рәхмәт! Йомгаклап шуны билгеләп үтәр идек, “туй үпкәсез булмый” дигән шикелле, һәр конкурстан соң нәрсә беләндер килешмәүчеләр дә, барысы да әйбәт үтте дип мактаучылар да табыла, бу инде табигый хәл. Регламент турындагы кисәтүне кабул итәбез, әмма биредә оештыручылар гаепле түгел, барлык катнашучыларга конкурсның нигезләмәсе күпкә алдан җибәрелде, аларга бу турыда кат-кат әйтелде, жюри алдында да ул бар иде. Бүләкләрнең якынча бәясе турында да алдан сөйләшенгән иде, тик һәрбер нәрсәне контрольдә тотып бетерерлек түгел. Әлбәттә, без тәнкыйть сүзләренең һәрбересенә колак салабыз, ә сездән киләчәктә бу конкурсны камилләштерү турында эшлекле тәкъдимнәр көтәбез.
Мәдәният йортын тематика буенча тиешле итеп бизәгән, матур музыкаль паузалар әзерләгән, ашату-эчерү проблемаларын хәл иткән клуб коллективына, кайнар аш чыгымнарын үз өстенә алган Мусиннар гаиләсенә, чәй табыны чыгымнарын тоткан өлкә татар автономиясенә, аны әзерләүдә ярдәм иткән китапханәче Рамилә Мустафинага, телеңне йотардый тәмле бәлешләр пешергән Эльвира Хөсәиновага, информацион партнерларга, кыскасы, төп оештыручылардан башлап, “Нижгарбикә” калфагын тегү өчен Зилә ханым кайгырткан тукыманы тиз арада өлкә үзәгеннән алып кайткан кочкопожарлы Динар Әндәрҗановка хәтле зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Тулаем алганда, конкурс югары дәрәҗәдә, зур оешканлыкта бию, шигырь, җырлар белән үрелеп, бик күңелле атмосферада үтте, моны артистларыбыз Фәридә һәм Алсу ханымнар да билгеләде. Катнашучылар да, бәйгене карарга килгән кунаклар да бик күп уңай эмоцияләр алды. Милли рухтагы шундый чаралар алга таба да булып торсын, халкыбызның күркәм традицияләре яшәсен, онытылмасын иде. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Илнар Садеков фотолары
“Туган як” газетасы